Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Әлмәтнең кайбер хуҗалыкларында барлык мәйданның 70-80 процентында уңыш җыеп алдынган

Район хуҗалыкларында хәлиткеч чор - үстерелгән һәр бөртекне югалтуларсыз җыеп алу өчен кискен көрәш бара.

Инде кайбер хуҗалыклар барлык мәйданның 70-80 процентын җыеп алдылар. Һава шартлары башкачарак булган зонада урнашканнар уракка бер-ике атна элек кенә төштеләр. Сишәмбе көнне без район башлыгы җитәкчелегендә әлеге хуҗалыкларда да булдык.

Кичүчатлылар да 60 процент уңышны җыеп алганнар. Без килгәндә комбайннар солы җыю белән мәшгуль иде. Хуҗалык җитәкчесе Җәлил Сафиуллин әйтүенчә, уңыш агымдагы ел өчен начар түгел - гектарыннан 22,5 центнер чыга. Өч комбайнның һәммәсе дә ватылуларсыз яхшы эшли. Кыр корабы штурвалы артына утыручылар да урак өстенең җитдилеген аңлый торганнардан, еллар дәвамында сыналганнардан. Бу көнне аларның өчесенә дә - Дамир Яруллин, Марат Вахитов, Александр Малютинга район башлыгының премияләренә сертификатлар тапшырылды. Әлеге хуҗалыкта 19 ел эш стажы булган Дамир берьюлы өч премиягә лаек булды.

-​ Тракторлар да җитешә, - диде җитәкче. - Салам да бик яхшы. Без аларны пресслыйбыз. Ул печән буларак та бик яхшы терлек азыгы. Лизинг буенча бурычны капладык, төбәк резерв фондыннан бирелгән планны үтәдек. Уҗым культураларын тулысы белән җыеп алдык. Бүген арпаны суктыруны тәмамлаячакбыз. Менә икенче көн инде солы җыябыз. Сабан бодае гына калып бара.

Хуҗалык ел саен элиталы орлыкларга өстенлек бирә. Узган ел "Тантана" сортлы уҗым арышы чәчелгән булган һәм, әйтергә кирәк, ул өметне аклаган. Уҗым чәчүгә каралган җир эшкәртелеп куелган инде. Сабан культуралары өчен дә туфрак әзерләнә. Сүз уңаенда шуны да билгеләп үтәсе килә, "Кичүчат"та 6 гектар мәйданда бәрәңге дә үстерәләр. Аның Әлмәттә генә сатылуын искә алганда, димәк, үзебезнең җирлектә, туфракта үскән бәрәңге алырга мөмкинлегебез дә бар.

"Актау"да бүген амбарларга арпа орлыгы урнаштыру бара. Бөртекләрнең эре, яхшы сыйфатлы булуы игътибарны җәлеп итә. Уртача уңыш гектарыннан 17 центнер чыга. "Узган елга караганда тыйнаграк сан инде бу, әмма 2010 ел белән чагыштырганда күбрәк", - дип үз-үзен юата хуҗалык җитәкчесе Данис Хәбибуллин. Аның каравы уҗым культуралары яхшы уңыш биргән. Мәсәлән, уртача алганда арышның һәр гектарыннан 36 центнер уңыш җыеп алынган. Биредә барлык мәйданның 40 проценттан артыграгы суктырылган. Әлбәттә, яңгырлар комачау итмәсә, башкарылган эш күләме тагын да югарырак булыр иде. Игенчеләрнең янә 180 гектар сабан бодаен һәм арпаны җыясы калып бара.

- Икмәк тапшыру буенча планны арттырып үтәдек, йөкләмә 235 тонна иде, ә без 310 тонна тапшырдык, - диде Данис Хәбибуллин.

Урып-җыю белән бергә ашлыкларны саклау турында да кайгыртырга кирәк. Алты амбарның һәммәсендә төрле орлык урнаштырылган. Элекке заманнардан ук калган бу корылмаларга өстәвенә быелгы көчле җил-давыллар да зыян китергән. Кичекмәстән икесенең түбәсен ремонтларга туры килгән. Җитәкче киләсе елга ашлык киптергеч алырга да хыяллана. Әлегә аларны әби-бабайлардан калган ысул - көрәкләр белән әйләндереп киптерәләр..

- Бу эштә укучылар нык ярдәм итә, - диде 40 ел гомерен иген саклауга багышлаган Софья Гатина. Соңгы елларда баш агроном вазифасын да ул башкара булып чыкты. Аның янәшәсендәге үсмерләр "Авыр түгелме?" дигән соравыбызга бертавыштан "Юк!" дип җавап кайтардылар.

"Ташкичү" җәмгыяте узган ел үзгәрешләр кичергән. Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять буларак эшкә керешкән хуҗалык узган ел уҗым культуралары чәчмәгән булып чыкты. "Техникабыз булмады. Көзен 150 гектарда уҗым культуралары чәчәчәкбез", - диде җәмгыять директоры Петр Кузин. Бүген техниканы яңартуга йөз тотылган. Алар карамагында барлыгы 1880 гектар чәчүлек җир. Шуның 1017 се сөрү җирләре. Бөртеклеләр өлешенә 530 гектары туры килә, калганнарын күпьеллык, берьеллык үләннәр, катнаш азык алып тора. Язын арпа, бодай, солы чәчкәннәр. Хәзергә үстерелгән игеннең 17 проценты җыелган. Тагын 60 гектар мәйданда арпаны җыясылары калган, ә бодайга керешмәгәннәр әле.

"Ташкичү" кыйммәтле культуралардан саналган полба бодаен чәчкән бердәнбер хуҗалык булып чыкты. Полба районда беренче сезон гына үстерелә. Директор әйтүенчә, диабет белән авыручылар өчен бик тә файдалы булган полба орлыгы башка хуҗалыкларга да таратылачак, ташкичүлеләр аны алдагы елларда 200 гектар мәйданда игәргә уйлый. Полбаның азык кыйммәтлелеге арпага караганда да югарырак икән.

"Яңа Суркин" хуҗалыгында да безне талгын җилдә әкрен генә чайкалып утырган купшы башаклар каршы алды. "Казанская Юбилейная" дип аталган йомшак сабан бодае булып чыкты ул. Бу элиталы орлыкны хуҗалык Тукай районыннан алып кайткан. Әлегә башаклары яшел.

-​ Май азагында гына чәчкән идек без аны, сентябрь башларында өлгерергә тиеш, - диде хуҗалык җитәкчесе Наил Халиков. - Гектарыннан кимендә 30 центнер уңышка өмет итәбез. Дымга чыдам бу сорт сыйфаты буенча 40 центнерга кадәр бирә. Чәчелгән 20 тоннадан 250 тонна уңыш алырбыз дип планлаштырабыз. Чәчүгә соң керештек. Чөнки бу зонада бөртеклеләр соң өлгерә. Барлыгы 800 гектарда чәчкән идек, әлегә урып-җыю эшләре 150 гектарда гына башкарылды.

Басуда ике кыр корабы "йөзә". Быел арпа кыска үскән, гектарыннан 15-16 центнер чыгар дип ышана җитәкче. Исәпләре - 8-9 көн эчендә арпа суктыруны тәмамлау. Аннан соң 400 гектарда бодай, 150 гектарда карабодай кала. Солы урнаштырылган инде. "Сынатмабыз!" - диде Наил Халиков.

"Васильевское" хуҗалыгында да урак соң башланган. 100 гектарда чәчелгән уҗым арышын суктырып бетергәннәр инде. Уртача уңыш 26,6 центнер булган. Солы да гектарыннан 18 центнер чыккан. Ә менә арпаныкы әлегә 16 центнер чамасы гына. Хуҗалык җитәкчесе Әнәс Хәбибуллин: "Ел бик кулай килмәсә дә, планны үтәдек, бурычларны кайтардык, икмәксез калмаячакбыз", - ди. Хуҗалыкта бер генә комбайнчы. Анатолий Биктимеров хакында Әнәс әфәнде: "Мәңгелек механизаторыбыз ул безнең", - диде. Аңа да район башлыгының премиясе тапшырылды. 1 мең гектардан артык мәйданда урып-җыясы булганга, җитәкче мехотрядка ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә туры килер ахры ди. Башка елларны барлык эшләрне бер генә комбайн ерып чыккан булган. Быел яңгырлар аяк чала шул. Сүз уңаенда Әнәс Хәбибуллинга ничек улыгызда җиргә мәхәббәт уята алдыгыз, аның белән горурланасызмы дигән сорау да бирдек. Чөнки "Актау"ның җитәкчесе - улы Данисның җир, уңыш өчен ут йотып йөрүе безне сокландырды. Бүген мондый яшьләрне табуы бик авыр. "Горурланам, - диде ул. - Әти-әниләребез колхозчылар иде. Үзем биш яшьтән маллар көтеп үстем. Хуҗалыкта эшли башлагач, улым кечкенәдән гел янымда булды, мин рәис булганда сигез яшьтән сарык көтүе ышанып тапшырдык. Авылны ярата ул. Мөмкинлек булса да нефтьчеләргә эшкә китәсе килмәде. Минемчә, "Актау" белән әйбәт кенә җитәкчелек итә. Бергәләшеп, киңәшләшеп эшлибез". Бүген авыл, безнең табыннарның муллыгы әнә шундый бернинди авырлыкларга да карамастан туган җиренә гашыйк кешеләр кулында. Мондый алмаш күбрәк булсын иде.

Мәҗит Салихов урып-җыю барышыннан канәгать булуын белдерде. Аның искәртүенчә, безнең төбәк республикада алтын урталыкта бара. Бүген басуларда 97 комбайн эшли. Уҗым культураларын суктыру артта калды. Күргәнебезчә, хәзер күпчелек хуҗалык арпа һәм солы җыю белән мәшгуль. Мәйданнарның яртысыннан артыгы урып-җыелган. Уңыш барлыгы 50 мең тоннадан артык булган. Сабан бодаеннан әллә ни уңыш көтелми-көтелүен, ләкин иш янына куш дигәндәй, ул да бер дә юк түгел. Борчак та бар бит әле. Аның төп мәйданы "Союз-Агро"да игелә - 3 мең гектар чамасы. "Һава торышы әйбәт булса, төп культураларны 10 көндә тәмамлаячакбыз", - диде авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Извил Габдрәкыйпов. - Акташ икмәк әзерләү һәм эшкәртү комбинатына 5,5 мең тонна бөртек тапшырдык. Лизинг буенча да, резерв фондына икмәк тапшыру буенча да планны үтәдек - 102 процентка. Ләкин, кызганыч, әлегә бөртек сатып алучы гына юк".

Анатолий Биктимиров:

Мин Улаклы Чишмәдә яшим. Комбайнда 1967 елдан бирле эшлим. Бу "Нью Холланд" комбайны 14 нче сезонын басуда уздыра. Шуның унысында мин идарә итәм. Техникамны яратам, әгәр яратмасам, ул шулкадәр ел эшләмәс иде. Уңыш өчен көрәшәбез, әлбәттә. Яңгырлар комачау итсә дә, форсаттан файдаланып калырга тырышабыз Җирне яратасызмы дисезме. Аны ничек яратмаска мөмкин. Ул безнең Анабыз, ашата, эчертә, киендерә.

Ирина Апачаева

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250