Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Әлмәтлеләргә терлек азыгы әзерләү техникасын ремонтлауны тизләтергә әйтелде

Республика хуҗалыкларында терлек азыгын әзерләү техникасын туплау дәвам итә.

Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларына караганда , бүген 948 азык җыю комбайны, 1844 чапкыч, шулардан 283 үзйөрешле заманча чапкыч, 1525 тыгызлау җайланмасы һәм 1036 тырмалау-кабарту җайланмасы бар. Техника саны елдан-ел кими бара, азык әзерләү техникасы белән норматив буенча тәэмин ителеш 50-60 %тан артмый. Чапкычларның һәм азык җыю комбайннарының куәте көн саен 20 мең га мәйданнан терлек азыгы җыярга мөмкинлек бирә. Министрлык боерыгы нигезендә азык әзерләүдә авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә практик ярдәм күрсәтү өчен җаваплы белгечләр беркетелгән. Алар 2 июньнән 6 июньгә кадәр хуҗалыкларга чыгып, терлек азыгы әзерләү техникасының әзерлеген кабул итүне башкарачаклар. Һәр комбайнны комиссия кабул итәчәк. Гомумән алганда, терлек азыгы әзерләү техникасының бүгенге көнгә әзерлеге түбәндәгечә: азык җыю комбайннары - 75%, трактор тырмалары - 70%, тыгызлау җайланмалары - 72%. Министрлык Арча, Югары Ослан, Яңа Чишмә, Азнакай, Алексеевск, Кама Тамагы, Кукмара, Мамадыш, Чирмешән, Ютазы муниципаль районнары белән беррәттән Әлмәткә дә ремонт эшләренең темпларын шактый арттырырга кирәклеген искәртә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса