Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Әлмәтлеләр җәйге чорда аена 40 мең сум акча эшли ала

Әлмәтлеләр авылга сезонлы эшкә урнаша ала. Татарстанның авыл хуҗалыгы министрлыгы яңа проектка башлангыч бирде.

Сезонлы эшкә урнашу өчен agrokpi.ru/rabota сайтына заявка җибәрү кирәк. Моның өчен махсус формада төп мәгълүматларны тутыру сорала. Һөнәрне, вакытны, төбәкне сайлау мөмкинлеге бар. Хезмәткәрләр гаризаларны караганнан соң, кирәкле вакансияне үзләре тәкъдим итәчәк. Оешмалар яшәү, юлда йөрү, туклану шартларын да исәпкә алачак.

Вакансияләр төрле – тракторчылар, пешекчеләр, икътисадчылардан алып көтүче, төзүче, инженерларга кадәр. Мисал өчен, Әлмәтнең “Җиләк үзәнлеге”ндә җиләк җыю эшен тәкъдим итәләр. Хезмәткәрләргә бушлай торак каралган, хезмәт хаклары аена 40 мең сум тирәсе көтелә. Әлеге эшләргә 110 кешене кабул итәргә ниятлиләр. Белешмәләр өчен телефон: 8 9(843) 292-07-59, 8 987 172 0428.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса