Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Әлмәтлеләр җиләккә тиенәчәк

Әлмәт районында бүген өч хуҗалыкта җиләк үстерәләр.

Шуның берсе - Ближние Ямаши авылында. Биредә 21 гектарда бакча җиләге һәм 15 гектарда кура җиләге утыртканнар. Әйтүләренә караганда, җиләкне июнь башыннан утырта башлаганнар. Июль азагында беренче уңышны алырга исәпләре.

Шушы көннәрдә Әлмәттә булып киткән Италия фермеры Әлмәт җиләк үстерүчеләренә ярдәм күрсәтергә вәгъдә итә.

Җиләкне игүдә заманча техника белән беррәттән кул хезмәте дә кулланыла. Җиләк утырткан вакытта 300 ләп кеше эшләгән. Җиләк плантацияләрендә шулай ук укучылар һәм студентлар да эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса