Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Әлмәт районында язгы кыр эшләренә әзерлек мәсьәләләре каралды

Әлмәт районында күчмә семинар-киңәшмәләр дәвам итә. Чәчү кампаниясе башлангануга бик аз вакыт калып бара. Техника, орлыклар, ашлама - болар барысы да әзер булырга тиеш.

Районның авыл хуҗалыгы тармагы вәкилләре катнашындагы семинар 7 март көнне “Чагылтау” хуҗалыгында узды. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре алда торган язгы кыр эшләре турында фикер алышу өчен очрашты.

Район башлыгы Тимур Нагуманов авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренә әлеге  проблема белән ныклап шөгыльләнергә, техниканы язгы кыр эшләренә әзерләргә һәм һәр агрегатны шәхсән тикшереп чыгарга киңәш итте.   

Шулай ук авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә 5 апрельгә кадәр техосмотр узарга кирәклеге турында да искәрттеләр.

Фото: http://almetyevsk.tatar.ru

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса