Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Әлмәт районында язгы кыр эшләре гөрли

Район башлыгы Тимур Нагуманов эшләрнең барышын шәхсән үзе тикшерде.

Тимур Дмитриевич алты хуҗалык басуында булды. «Кичүчат» хуҗалыгында язгы чәчүгә бөтен җаваплылык белән карыйлар. Хуҗалык җитәкчесе Җәлил Сафиуллин сүзләренә караганда, аларның хуҗалыгында бодай, солы, арпа, борчак, карабодай һәм 950 га күпьеллык үләннәр чәчү планлаштырыла. 1450 гектарның өчтән бер өлешен көзге культуралар били.

Район башлыгы Н.Е.Токарликова исемендәге АҖдә дә булды. Бу хуҗалыкта 6 мең гектардан артык мәйдан исәпләнә. Биредә уҗымнарны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру төгәлләнгән. 4500 гектарда тырмалау эшләре башкарылган, 150 һәм 140 гектарда солы һәм арпа чәчелгән.

Тимур Нагуманов шулай ук «Ярыш» ҖЧҖ, «Зәй» ҖЧҖ, «Чагылтау» ҖЧҖ һәм «Чулпан»ҖЧҖдә булды. Хуҗалыкларда бөртек өчен туфрак әзерләү дәвам итә, иртә культуралар чәчү башланган.

Гомумән, район буенча көзге культуралар өчен 12 мең гектардан артык җир бүлеп бирелгән. 6 мең гектарда күпьеллык үләннәр, 40 мең гектардан артык мәйданда бөртекле культуралар чәчәргә планлаштырыла. Аларның орлыгы инде сатып алынган, һәр хуҗалык тәэмин ителгән, аларның кайберләре чәчүгә керешкән.

Әлмәт муниципаль районы башлыгы хуҗалык җитәкчеләренә агротехнологияләрне үтәп, җайланмаларны һәм кеше ресурсларын рациональ бүлүне вакытында башкарырга кушты:

- Хәзер һава торышының һәр көнен генә түгел, планлаштырылган күләмнәр вакытында чәчелсен өчен, һәр сәгатен дә кулланырга кирәк. Сез куелган бурычны үтәрсез дип ышанам, — дип билгеләп үтте ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса