Әлмәт муниципаль районы кырларында игеннәрне урып-җыю дәвам итә
Бу эшкә 21 июльдә, традицион комбайннар парадыннан соң керешкәннәр иде.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматка караганда, Әлмәт игенчеләре барлык мәйданның 8%ында игеннәрне җыеп алганнар. Бөртеклеләрнең гомуми мәйданы 45,6 мең га тәшкил итә. Гектардан уртача уңыш 20,4 центнер чыга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа