Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Әлмәт игенчеләренең тагын 40 процент уңыш җыясы калды

Урак өсте дәвам итә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча Әлмәт игенчеләре бүгенгә 45 мең гектарда чәчелгән уңышның 60 проценттан артыгын җыеп алганнар инде.

Уңыш бирүчәнлек үзгәрми - әле дә уртача алганда гектарыннан 19 центнер бөртек алына. Республика буенча 68 процент уңыш җыелган.

Иген суктыру белән бергә киләсе ел уңышы өчен дә кайгырту бара. Игенчеләр 27 процент мәйданда уҗым культуралары чәчкән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса