Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Әлмәт басуларында эш кайный

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда республикада сабан культуралары 1649 мең гектарда чәчелгән.

Бу барлык мәйданның 95 проценты дигән сүз. Сабан культураларын чәчүне тәмамлаган районнар да бар. Әлмәт районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Извил Габдрәкыйпов дүшәмбе киңәшмәсендә билгеләп үткәнчә, бездә чәчү 94 процентка башкарылган. Бөртекле культураларны чәчү тулысы белән башкарылган. Ә менә терлек азыгы культураларын чәчү күрсәткече 90 процент тәшкил итә. Карабодай чәчәргә 25 майдан керешәчәкләр. Бу көннәрдә чәчү белән бергә чүп үләннәргә каршы көрәш тә алып барыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса