Әлмәт авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен зурладылар
Сабантуйның иң кызыклы, матур өлеше үзәк мәйданда узды. Театральләштерелгән тамаша хезмәт кешесен данлады.
Халкыбызның бердәмлеген, дуслыгын чагылдырган, игенчеләр, терлекчеләр, кара алтын чыгаручыларга мәдхия булып яңгыраган җырлы-биюле программа ел дәвамында әлмәтлеләрне һәм районыбыз халкын азык-төлек белән тәэмин итүче алдынгы хуҗалыклар парадына ялганды. Токарликов исемендәге ААҖ, "Михайловское", "Чагылтау", "Чулпан", "Кичүчат", "Зәй", "Чишмә", "Союз-Агро", "Ярыш", "Васильевское", "Актау", "Сосновка", "Первомайский", "Аппак" хуҗалыклары вәкилләре җигүле ат арбасына, икенчеләр эш автомашинасы, хәтта ретро автомобильләргә утырып мәйдан урады. Парадта шулай ук 63 предприятиене берләштергән "Әлмәт" фермер хуҗалыклары ассоциациясе вәкилләре дә катнашты.
Шәһәребез халкын һәм кунакларын район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин сәламләде.
- Районда хезмәт сөюче халык яши һәм бүген без аларга олы рәхмәтебезне җиткерәбез, - диде ул.
Якташларын бәйрәм белән Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, Әлмәтнең мактаулы гражданины Фәрит Мөхәммәтшин тәбрикләде. Ул шулай ук әлмәтлеләргә Омск татарларының сәламен дә тапшырды.
Әлмәт Сабантуе кунаклары арасында РФ Дәүләт Думасы депутаты Ришат Әбүбакиров, Россия Герое, космонавт Салиҗан Шәрипов, сынаучы-космонавт Алексей Овчинин, "Россия рекордлар китабы" баш мөхәррире Станислав Коненко, хөрмәтле нефтьчеләребез бар иде.
Бәйрәмнең тагын бер мәйдан күрке - алдынгы хезмәтчәннәрне бүләкләү тантанасы. "Кыр батыры" исемен быел "Кичүчат" хуҗалыгы механизаторы Дамир Яруллин яулады. Ул эшләгән коллектив, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең лидеры булып, "Нива" автомобиле белән бүләкләнде.
Һөнәри осталык бәйгесендә җиңү яулаган "Агрохимсервис" җәмгыяте механизаторы Альбин Гайфетдинов, "Первомайский" хуҗалыгы сыер савучысы Светлана Савельеваның иңенә дә җиңүче тасмасы тагылды.
Тантанада "Союз-Агро" җәмгыяте фәнни консультанты Рубин Баһмановка "Россия агросәнәгать комплексының мактаулы хезмәткәре" исеме, фермер Назыйм Хурамшин һәм Токарликов иемендәге хуҗалык бригадиры Әсхәт Халиевка Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды. Бүләкләнүчеләр акчалата премия алачаклар.
Сабантуй мәйданында авыл җирлекләре арасында уздырыла торган иң төзек, чиста авыл җирлекләре дә билгеле булды. Беренче урынга быел Миңлебай авыл җирлеге лаек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа