Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Тимур Нагуманов "Союз-Агро"ның иң яхшы комбайнчыларын котлаган

Әлмәт районында иң яхшы комбайнчыларны котлау дәвам итә.

Бүген район башлыгы Тимур Нагуманов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фәнис Шәрәфиев ООО «Союз-Агро»да булдылар .

Тимур Дмитриевич урып-җыюның барышы, хезмәткәрләр өчен тудырылган хезмәт шартлары белән танышты, механизаторлар белән аралашты.  Ул билгеләп үткәнчә, иң мөһиме - куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен үтәү һәм эшнең сыйфаты.  "Уңышны вакытында һәм югалтуларсыз җыеп алырга кирәк", - дип ассызыклады ул.

Монда ук, процесстан аерылмыйча, эш урыннарында кыр алдынгыларын - комбайнчыларны котлау булды. Иң яхшы алты комбайнчы: Станислав Ратников, Геннадий Казаков, Николай Антонов, Михаил Мартынов, Вячеслав Хөснетдинов, Николай Дмитриев район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. 

Район кырларында урып-җыю эшләре тулы куәтенә бара. Хуҗалыкларга ярдәмгә районның механикалаштырылган отряды да җәлеп ителде. Урып-җыю белән беррәттән терлек азыгы әзерләү дә бара. Әлмәт аграрийлары билгеләнгән барлык планнарны сыйфатлы һәм вакытында башкарырга планлаштыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса