Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Татарстанда терлекләрне бердәм идентификацияләү гамәлгә кертелә

Киләсе елдан Россиядә эре мөгезе терлекнең баш санын бердәм идентификацияләү кертелә.

21 төбәктә инде бу эш башкарылган. Хәзер исә бердәм идентификацияләү эше Татарстан Республикасында кертелә башлаячак. 
Әлеге система ничек эшли соң? Терлеккә бердәм мәгълүмат системасында рәсмиләштерелгән уникаль код бирелә. Ул аның бирка яки чибында языла. Соңгы теркәүне районның ветеринария хезмәте башкара. Ләкин шул ук вакытта хайван хуҗасы терлекләрнең баш санын һәм конкрет терлек буенча ветеринария чаралары тарихы белән электрон базада таныша ала.

Бердәм номердан башка терлекне суюга, бигрәк тә кибек киштәләренә куярга ярамый.Сатып алучы терлекнең килеп чыгышын һәм үткәрелгән ветеринария чаралары тарихын карый алачак. 

Хайванны рәсми рәвештә теркәү номерыннан башка гына яраксызга чыгарып булмый.

Унификацияләнгән идентификация номерларын кертү 2020 елда, шулай ук Татарстанның һәр районында төп  хуҗалыкларында башкарылачак , Шул исәптән Әлмәт районының Н.Е. Токарликов исемендәге хуҗалыгында да.

Сораулар туган очракта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының колл-үзәгенә 8-800-444-16-70 (өст.8) шалтыратырга була.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса