Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“Итальяннар” әлмәтлеләрне нәрсә белән сыйлый?

Яң­гыр­лы-ко­яш­лы, эс­се­ле-су­ык­лы бы­ел­гы җәй нин­ди ге­нә бул­са да үзе­не­кен итә - адәм ба­ла­сы­на җи­теш­ле сый-нигъ­мәт­лә­рен би­рә то­ра. Ка­ен җи­лә­ген­нән баш­лан­ган хуш ис­ле ел фа­сы­лы тиз ара­да бак­ча һәм җир җи­лә­ге бе­лән дә­вам ит­те. Хә­зер ин­де кү­ңел­не дәрт­лән­де­реп, бо­рын­ны кы­тык­лый тор­ган ку­ра җи­лә­ге һәм бөр­ле­гән­гә, чия-кар­лы­ган­га чи­рат җит­те.

Нә­дер авы­лын­да яшәп, фер­мер ху­җа­лы­гын үс­те­рү­че Ил­гиз абый Хәй­дә­ров­ның яңа ма­вы­гуы ту­рын­да яз­ган идек ин­де. Ита­лия тех­но­ло­ги­я­се бу­ен­ча чит ил­дән кай­тар­тыл­ган 4000 бе­рәм­лек җи­ләк үсен­те­се та­мыр җә­еп, чә­чәк ату­ын да, әк­рен­ләп таҗ­ла­рын ко­еп җи­меш ярал­гы­ла­ры пәй­да бу­лу­ын да, һа­ва то­ры­шы бо­зы­лып яң­гыр­лар­га кит­кәч, пе­шә ал­мый ин­те­геп яту­ын да те­ле­фон аша бе­ле­шеп тор­дым. Ил­гиз абый алар ту­рын­да үз са­бые ха­кын­да­гы ке­бек тәм­ләп һәм озак­лап сөй­ли ала.

Вәгъ­дә ител­гән­чә, ин­де бе­рәм­ләп бул­са да җи­ләк­ләр кы­за­ра баш­ла­гач, Әл­мәт­тән ерак бул­ма­ган авыл­га юнәл­дем. Рә­хәт­лә­неп җы­лы­та баш­ла­ган ко­яш­ны "кур­кы­тып" урап ал­ган ка­ра бо­лыт­лар да, шул ара­да чи­ләк­ләп ко­еп кит­кән яң­гы­ры да юлым­ны кис­мә­де. Җи­ңел ма­ши­на­дан күп­кә чы­дам­лы­рак "д­жип­ка" кү­чеп утыр­гач, ха­лык те­лен­дә яшел­чә бак­ча­сы дип йөр­те­лү­че мәй­дан­га ба­рып җи­тү әл­лә ни авыр­лык ту­дыр­ма­ды. Ан­да күр­гән ма­тур­лык­тан һа­ва шарт­ла­ры боз­ган кә­еф кы­ры­луы "ә" ди­гән­че оны­тыл­ды!

Күз ал­ды­гыз­га ки­те­ре­гез - кап-ка­ра туф­рак­та буй-буй су­зыл­ган ап-ак җәй­мә­дә яшел­лы-кы­зыл­лы ман­за­ра! Яң­гыр­да юыл­ган җи­ләк­ләр ерак­тан ук ял­ты­рап "Ми­не өз, юк, ми­не!" дип кы­зык­ты­рып то­ра.

- Күз кур­ка, кул­лар эш­ли то­ра ди­ме әле ха­лык? Бер як­тан дәрт­лә­неп, икен­че як­тан кур­кып то­тын­ган идем, бул­ган­га ох­шап то­ра бит бу! - дип шат­лы­гын яшер­ми кар­шы ал­ды Ил­гиз абый.

Авыл­даш­ла­ры яр­дә­ме бе­лән җи­ләк­ләр­не 4-5 көн­дә утыр­тып бе­тер­гән фер­мер. Яң­гыр бу­лу­га ка­ра­мас­тан, көн са­ен су­ын си­беп тор­ган. Там­чы­лар су­га­ру сис­те­ма­сы үзе­не­кен ит­кән - ко­яш һәм яң­гыр бе­лән бер төп­тән 6-7 бөр­тек­кә чак­лы җи­ләк бө­ре­се ярал­ган. Бү­ген­ге көн­дә кай­сын­да бер, кай­сын­да икәү кы­за­рып та уты­ра.

- Ике төр­ле сорт утырт­кан идем, бер­се бик әй­бәт бу­лыр­га ох­ша­ган. Икен­че­се­нең һә­лак бул­ган үсен­те­лә­ре бай­так бул­ды. Лә­кин аны­сы­ның тә­ме баш­ка­ча­рак - бе­раз әч­кел­тем дим­ме, шу­лай да хуш ис­ле­рәк тә төс­ле. Әле җыя баш­ла­ма­дым, шу­лай да га­и­лә­без бе­лән авыз итеп ка­ра­дык ин­де, - ди Ил­гиз абый ми­не җи­ләк бе­лән сый­ла­ныр­га өн­дәп.

Бис­мил­лам­ны әй­теп тәү­ге уңыш­ны авыз итәм. Бе­раз ка­ты­рак, шу­лай да җи­ләк тә­ме ки­лә. Хи­ми­кат­лар кул­лан­мый­ча, без­нең туф­рак­та үсү­ен исәп­кә ал­саң, ан­ти­ок­си­дант­лар­га бай җи­меш ба­ры­бер дә ор­га­низм­ны ви­та­мин­нар бе­лән тәэ­мин итә­чәк дип рә­хәт­лә­неп сый­ла­ныш­лы. Ан­на­ры мон­дый эре җи­ләк­не җыю үзе бер рә­хәт: үсен­те­ләр рәт­кә са­лын­ган, җи­меш­лә­ре плен­ка өс­тен­дә бул­гач чис­та, өзәр­гә җай­лы. Тү­тәл ара­ла­ры киң эш­лән­гәч, ан­да йө­рү дә авыр­лык ту­дыр­мас. Дө­рес, яң­гыр үзе­не­кен ит­кән -сук­мак­ны ала­бу­та "я­рат­кан".

- Мо­ны­сын гы­на җи­ңәр­гә бу­ла, әле­гә ме­ха­ни­ка­лаш­ты­рыл­ган куль­ти­ва­тор бе­лән эш­кәр­тәм. Чү­бе дә кы­ры­ла, туф­ра­гы да йом­ша­ра. Соң­рак гир­би­цит­лар бе­лән эш­ләр­мен дип то­рам, - ди фер­мер.

Ә ме­нә җи­ләк яра­ту­чы мон­да мин ге­нә тү­гел икән. Тү­тәл­нең икен­че ба­шын­да кем­дер иң тәм­ле­лә­рен, иң су­сыл­ла­рын гы­на авыз итеп чык­кан. Са­ес­кан­нар икән.

- Әле­гә ул чак­лы кур­кы­ныч тү­гел дә, ал­га та­ба бе­рәр әй­бер уй­лап тап­мый бул­мас шул, - дип бор­чы­лып куй­ды ху­җа.

Бе­рен­че ел­ны гек­та­рын­нан 5-6 тон­на уңыш би­рер­гә ти­еш­ле Ита­лия җи­лә­ге "сү­зен­дә тор­са", әле­ге куль­ту­ра мәй­дан­на­рын бул­ды­ру­га са­рыф ител­гән 1 млн 200 мең сум ак­ча­ның бер өле­ше бул­са да кай­тыр­га ти­еш.

- Бү­ген ге­нә ба­зар­га чы­гып ан­да­гы вәз­гы­ять­не өй­рә­неп кайт­тым әле. Җи­ләк са­ту­чы­лар күп тү­гел, күр­ше рес­пуб­ли­ка­дан соң­гы пар­ти­я­не алып кайт­тык, ди­ләр. Бә­я­ләр­не дә бе­леш­тем, 5 л чи­ләк­кә 900 сум со­рый­лар. Җи­ләк чо­ры үт­кән­дә ае­ра­та тан­сык бул­ган җи­меш­не алу­чы­лар бу­лыр, ин­шал­ла, - ди бак­ча җи­лә­ге­нә ку­шып кы­зык өчен ку­ра да утыр­тып үзен сы­нап ка­рар­га те­лә­гән Ил­гиз абый.

Бер сүз бе­лән әйт­кән­дә, әл­мәт­ле­ләр җи­ләк­ле бу­лыр­га ти­еш.

Рә­ди­фә НОГ­МА­НО­ВА

Ав­тор фо­то­ла­ры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса