Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Илтән-Бута авылы уңганы

Илтән-Бута авылында яшәүче Николай Дмитриев бөтен гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган, хуҗалыкта ветеринар, ферма мөдире булып эшләп лаеклы ялга чыккан, әмма эшеннән аерылмаган.

Декабрьдә генә 75 яшен бәйрәм иткән Николай Дмитриев янына барабыз дигәч, мин салмак хәрәкәтле, бик олы яшьтәге картны күрермен дигән идем. Ә безне хәрәкәтчән, актив кеше каршы алды. Бу хуҗа үзе булып чыкты. Абзар тутырып малын асрый, сорап килгәннәргә киңәшен кызганмый, әле һаман да авыл хуҗалыгы тармагында эшләп йөри икән язмабыз герое.

- Әти Бөек Ватан сугышында чит җирләрдә һәлак була. Без 7 бала ятим калганбыз. Кечкенә вакытта ук абыема колхоз малларын карарга булыша идем. Менә шулай терлекчелек тармагына кереп киттем, - дип тормышын барлый ул. - Ул елларда авыл хуҗалыгына игътибар зур иде. Хәтта мине мактап район газетасына да яздылар. Шуннан соң Алабуга ветеринария училищесына укырга җибәрделәр. Белем алу теләгем зур иде, мөмкин булса укуны дәвам да иткән булыр идем.

1962 елда Киров исемендәге колхозда ветфельдшер булып эшли башлый Николай Дмитриев. 44 ел эчендә ул эшләгән хуҗалыкта 14 җитәкче алышына.

- Хуҗалыкта бөтен нәрсә дә җитәкчедән тора. Әгәр җитәкче яхшы булса, җанын биреп эшләсә, тәртип була. 1954 елда Вахит абый ... кул астында эшләдем, - ул шул елларны сагынып искә ала. - Төгәл иртәнге 8 гә эшкә килеп җитмисең икән, ул: "Бар, иркәм", - дип җайлап кына кайтарып җибәрә иде.

1975 елларда Николай Дмитриев ферма мөдире булып эшләгәндә, мөгезле эре терлекләрнең баш саны 600, 700 гә җитә. Норма буенча бер сыердан 2500 литр сөт савылырга тиеш булса, алар 3 мең литр сава. Шуңа да бу дәвердә хуҗалыкның сыер савучылары Мактау кәгазьләре, грамоталар, орденнар белән бүләкләнә. Ә берсе Ленин орденына ук лаек була.

90 нчы елларда аксый башлаган хуҗалык 2000 елларда янәдән "терелә", "Аппак" оешмасы җитәкчесе Әсгать Пугачев белән Николай Дмитриев һәр нәрсәне бергә киңәшләшеп, аңлашып эшли.

- Николай Ульянович - озак еллар авыл хуҗалыгында тир түккән кеше, - ди Әсгать әфәнде. - Әле бүген дә ул эшсез тормый. Нинди генә ярдәм кирәк булса да, иң элек аңа мөрәҗәгать итәбез. Мондый кешеләрсез тормыш бармый, гомумән, авыл хуҗалыгы бармый. Аның кебек хезмәт итәргә атлыгып торган кешегә ярдәм итәргә дә әзербез. Хәзерге вакытта хуҗалык фермасында 300ләп мөгезле эре терлек бар. Күрсәткечләр яхшы. Николай Ульяновичның киңәшләрен һәрчак истә тотабыз.

Олы, заманча йортта тормыш иптәше Мария Николаевна белән 52 ел бергә гомер итә алар. Биш балага гомер бүләк иткәннәр. Онык-оныкчыкларга да бай, уңышларына сөенеп яшиләр.

- Балаларыгыз ярдәм итәләрдер бит, - дигән сорауга:

- Әле мин үзем аларга ярдәм итәм, - дип көлдерде җор телле Николай әфәнде.

Германиядә яшәүче олы уллары Евгений, 33 нче хастаханәдә медицина хезмәткәре булып эшләүче Светлана, "Газпром" оешмасында хезмәт куючы Лариса, нефтьче уллары Владимир, ягулык салу станциясендә эшләүче Екатерина - һәммәсе дә әти-әниләрен хөрмәт итә, алар белән горурлана.

Халыкта "Хезмәт кешене бизи" дигән әйтем бар. Олыгайган көннәрендә дә хезмәттән аерылмаган кешенең шулай яшь күренүе табигый. "Хәрәкәттә - бәрәкәт", - ди ул үзе. Юкка әйтми, димәк.

Роза Сәхбетдинова

Эльмира Габидуллина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250