Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Гаилә фермалары әлмәтлеләрне эш белән тәэмин итә

Район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Айрат Хәйруллин чәршәмбе көнне Бишмунчадагы гаилә фермалары белән танышты.

Гаилә фермалары төзү бүген аеруча әһәмияткә ия. Алар гаилә бизнесын ачарга, эшсезлек проблемасын чишәргә һәм яшьләргә туган төбәкләрендә төпләнеп калырга юнәлеш бирә. Шуңа күрә дә республика, районнар җитәкчелеге моңа зур игътибар бүлә.

Авыл җирлекләре башлыклары белән очрашуда Айрат Хәйруллин фермер хуҗалыкларына теләктәшлек күрсәтергә кирәклеген ассызыклаган иде. Сөйләшү барышында аларның эшчәнлеге, проблемалары белән урынга барып танышачагын да искәртте. Һәм менә ике көннән район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Бишмунча җирлегенә юл тотты. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, Бишмунчада үз эшләрен җәелдерүчеләр байтак. Шуларның берсе - Слесаревлар. Кайчандыр ташландык урында бүген заманча комплекс пәйда булган. "Слесарева Г.Р" крестьян-фермерлык хуҗалыгы эшчәнлеген өч сыердан башлап җибәрә. Хәзер алар хуҗалыгында 131 баш мөгезле эре терлек асрала. Шулай ук утарда ат, үгез, бозау, кош-кортны да күрергә була.

Слесаревлар замана белән атлый. Хәзер алар җитештергән продукцияләрен үзләре эшкәреп сатуга озата. Терлек азыгы белән дә проблема юк, чөнки аны үстерү белән дә үзләре шөгыльләнә. Быел хуҗалык басу-кырларга тиресне эшкәртеп кертмәкче. Моның өчен махсус суалчаннар сатып алганнар. Комплекс янында ясалган бакчада яшелчә-җимеш тә үсә. Киләчәктә бу тармакны да киңәйтергә исәпләре.

Җитәкчелек 2013 елда төзелгән "Илалов М.Ф" фермерлык хуҗалыгында да булды. Алар инде сыерларның баш санын 30га җиткергәннәр. Ә менә Ришат Харисов атлар симертү белән шөгыльләнә. Аның да 30 баш аты бар. Ферма төзелешен ул откан грант акчасына башлап җибәргән.

Бишмунча авыл җирлеге башлыгы Ришат Фазлыев белдергәнчә, үз эшләрен булдырырга теләүчеләр әле тагын бар. Ул фермерлар өчен җир участокларын теркәүне гадиләштерергә иде дигән үтенечен җиткерде. Айрат Хәйруллин гаилә фермаларының авылның киләчәге булуын искәртеп, аларны үстерергә, ярдәм кулы сузарга кирәклеген кат-кат ассызыклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса