“Факел” агитбригадасы басуларда
Район хуҗалыкларына бару графигында каралганча, 1 августта район мәдәният йортының И.И.Ханнанова җитәкчелегендә "Факел" агитбригадасы Токарликов исемендәге хуҗалык басуында чыгыш ясады.
Концерт программасын комбайнчылар, ындыр табагында эшләүчеләр - 30 кеше карады.
Концертта Рамил Илалтдинов, Айнур Сәйфиев (РДК), «Сюрприз» бию коллективы (Кәләй авыл мәдәният йорты), "Болгар" халык гармунчылар ансамбле солисткасы Лариса Малюткина (Бута) катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа