Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Быел бәрәңге ишелеп уңган – эчермәсме?

16 сентябрьгә Татарстанда тагын 12,4 мең гектар, ягъни 1% басуда игеннәрне җыясы бар.

Шикәр чөгендере 29 % мәйданда алынган, уңыш гектарыннан 340 центнер (узган ел 326 ц булган ) чыга. Бәрәңгенең 38 % ы җыелган. Икенче икмәк гектарыннан уртача 227 центнер чыккан. Узган ел исә бәрәңге алай мактанырлык булмаган иде - гектардан нибары 180 центнер чыкты.

Быел күпләр бәрәңгеләрне шәхси бакчада да күп һәм эре чыкты ди. Әмма яңгырлы ел булганга эчерүеннән зарлана. Белгечләр кышын бәрәңге базда тулысы белән эчереп бетмәсен өчен, алган бәрәңгене бераз ачык, коры һавада тотарга киңәш итә. Ул чакта эчерәсе бәрәңге эчереп бетә имеш.

Әлмәт районында да бәрәңге уңышы зур. Ямаши авылы фермеры Владимир Яшанин быел 20 гектар мәйданда берничә төр бәрәңге утырткан. Аның сүзләренчә, бәрәңге быел уңган. Киләсе елга да һава торышы матур торса, әлеге шөгылен дәвам итәргә уйлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса