Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Бурыч: тиз һәм сыйфатлы

Хәбәр иткәнебезчә, Әлмәт муниципаль районында 15 апрельдә язгы кыр эшләренә старт бирелде. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы И.Ә.Габдрәкыйпов искәртүенчә, быел ул узган ел белән чагыштырганда бер атнага алданрак башланган.

Газетабызның алдагы санында билгеләп үтелгәнчә, кыр эшләренә беренчеләрдән булып "Кичүчат", "Рубин", "Зәй" җәмгыятьләре кереште. Сишәмбе көнне басу-кырларга барлык хуҗалыклар да чыкты. Извиль Әнәсович 19 апрельгә 2800 гектарга якын мәйдандагы күпьеллык үләннәрнең тукландырылуын хәбәр итте. Уҗым культураларына килгәндә, аларның 2600 гектары тукландырылган. "Бүген озакка сузылган кышкы салкыннар нәтиҗәсендә һәлак булган һәм зәгыйфьләнгән уҗымнар күләме турында төгәл әйтергә була. Узган ел көзен районда уҗым культуралары 20 меңгә якын гектарда чәчелгән иде. Шуларның 4 мең гектарын кабаттан чәчәргә туры килә инде", - диде И.Ә.Габдрәкыйпов.

Туңга сөрелгән җирнең 2000 гектары тырмаланган. Тукландыру һәм тырмалау эшләре белән беррәттән язгы чәчү дә башланды. Беренчеләрдән булып "Зәй", "Чишмә", "Союз-Агро", "Рубин" хуҗалыклары арпа культурасын чәчәргә кереште. Ул 19 апрельгә 1000 гектарда чәчелгән. Тулаем алганда, Әлмәт районы кырларында 32 мең гектарда язгы, 29 мең гектарда терлек азыгы культураларын чәчәргә кирәк.

18 апрельдә Әлмәт муниципаль районы башлыгы М.Х.Салихов авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре һәм язгы кыр эшләренә җәлеп ителгән башка службалар җитәкчеләре белән киңәшмә уздырды. Анда язгы кыр эшләре вакытында спиртлы эчемлекләр сату, кадрлар белән тәэмин ителеш кебек сораулар һәм башка проблемалар күтәрелде. Район башлыгы чәчүне кыска срокларда, оешкан төстә, барлык технологияләрне, куркынычсызлык кагыйдәләрен саклап, сыйфатлы уздыру кирәклегенә күрсәтте. Һава торышы аяк чалмаса, язгы кыр эшләрен 9 майга тәмамлау күздә тотыла. Әлмәт агросәнәгать хезмәткәрләре язгы кыр эшләрен башкаруда күрсәткән ярдәмнәре өчен район башлыгы М.Х.Салиховка һәм "Татнефть" компаниясенә зур рәхмәтен җиткерә.

И.Апачаева.

Фото: http://www.tatar-inform.ru/news/2010/04/19/215280/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250