Җан авазы: Бакча бар, шартлар төрлечә
Заманында бакча тоту бик популяр иде. Бакчачылык ширкәтләреннән участок алу өчен хәтта үзең эшләгән предприятиенең профсоюз оешмасына чиратка басарга туры килде.
Бүген исә ташландык бакчалар саны арта бара. Кайбер шәһәрләрдә, нишләптер, моның киресе күзәтелә.
Безнең дә бакчабыз бар иде. Эш урыны аша Нолинкадан участок алырга мөмкин иде. Кайбер хезмәттәшләрем шулай эшләде дә. Без ул чакта үз машинабыз булмау сәбәпле, анда ничек йөрисең дип, алмадык. Иремнең танышы АЗПЭНнан («АЛНАС» заводы шулай дип йөртелә иде) астарак буш участоклар бар, тик бераз сазлыклырак дигәч, барып карадык та, якын булгач, шул җирне эшкәртергә булдык. Үләннәрдән арындырып, 4 сутыена 25 КамАЗ машинасы туфрак китергәч, тирес керткәч, рәткә килде. Аның каравы 3 нче маршрут буенча йөрүче троллейбус белән рәхәтләнеп барырга була иде. Дөрес, үзем генә балалар белән барганда гаражлар арасыннан салынган сукмактан төшү, агачлыклар арасыннан үтү бераз шүрләтте-шүрләтүен. Шөкер, яман кешеләргә юлыкмадык.
Түгелгән көч-тир үзен аклады диясе килә. Күршем Рәгыйдә биргән Елховой суганы нык уңды. Гәрәбәдәй сап-сары суганны капчык-капчык ташыдык. Сарымсак, шалкан, кыяр-помидор, кишер, кызыл чөгендерләрне әйткән дә юк. Гаражыбыз булгач, кишер-чөгендерләрне туп-туры шунда озаттык. Казыганда эре-эре бәрәңгеләр чыкканын күреп, шатланганнарыбыз әле дә истә. Икенче елны калган 4 сутыйга да бәрәңге утыртып карарга булдык. Шулай итеп, бакчабыз 8 сутыйга әйләнде. Беренче машинабызны алгач, шул суган-бәрәңгеләрнең ярдәме тиде – артыгын саттык. Аннан җиләк-карлыганнар җимеш бирә башлады. Үзебезгә дә, таныш-белешләргә дә җитәрлек булды. Чия, алма, сливадан да авыз итәргә өлгердек. Инде яратып өлгергән бакчабызны ташлау бик авыр булды. Башта су бирүне туктаттылар. Анысына гына түзәргә була иде, янәшәдә генә аккан сазлык суын сибә башладык. Машина белән керү өчен махсус юл булмаса да, күршедәге бакчачылар артыннан без дә басу аша йөрдек. Яшелчәләрне утыртып, алар баш калкыта башлауга, күңелләр күтәрелеп китә, тагын да канатландыра. Алар өлгереп, хезмәтеңнең җимеше күзгә күренгәч – арыганнар, кыенлыклар бөтенләй онытыла.
Шулай шатланып кына йөргәндә, кулга суккандай булдылар. Кәеф төште, бакчага килгәч, елыйсылар килә башлады. Суганны җыеп чыгып китәләр, кыяр-помидорларның өлгергәннәрен өзә башладылар. Бәрәңгебезне дә тынгылыкта калдырмадылар. Көрәк-тырмалар юкка чыкты. Ызандаш күршеләребез дә бу хәлдән зарлана башлады һәм әкренләп бакчага эзләрен суыттылар. Без исә алардан соң берничә ел түздек тә, болай булмый бу дип, шулай ук бакчага йөрүне туктаттык. Бушка тәкъдим итеп карадык, тик теләк белдерүче генә табылмады. Бик кызганыч булды, әлбәттә.
Бакча темасына алынуым юкка түгел. Беркөнне урамнан барганда бездән ерак түгел генә участоклары булган танышымны очраттым. Аларның
өстәрәк булгач, туфраклары яхшырак иде. Берничә ел элек алар да участокларын ташлаган булып чыкты.
- Һаман шул ук проблема – суны ясамадылар, урлашу безнең бакчага да килеп җитте. Түбән Камада да, Казанда да туганнарыбыз бар. Җәй көне рәхәтләнеп шунда яшиләр, ут кергән, - дип зарланды ул.
Сүз уңаенда, кайчандыр бакча дип ут йотып йөргән элекке күршем Рәгыйдә әле дә үрсәләнә. Аларның бакчачылык ширкәте дә караклардан зыян күргән. Аннан буш бакча өйләренә билгесез ир-атлар җыелып, кәеф-сафа кора башлаган.
- Хәтта су мичкәсенә кадәр кисеп алып киттеләр. Калганын сөйләп тә торасы юк. Шулкадәр яхшы, уңдырышлы иде бакчабыз. Артып калган яшелчә-җимеш сатып, 40 меңләп акча кертә идек. Без кечкенәдән эшләп үскән буын, бәлки шуңадыр да пенсиядә булсам да, әле дә тик торасы килми, бакчада рәхәтләнеп казыныр идем. Куркытты шул, – дип сөйләде ул да.
Казан димәктән, күптән түгел генә университетта бергә укыган дустым юбилеен билгеләп үтте. Без аны тәбрик итәргә бакча-дачаларына җыелдык. Су да бар, юл да бар, ут та бар. Безне бакчачылык ширкәтендә каравылчы каршылады. Бакчалар гөрли. Казаннан фәлән километр ераклыкта булса да, шәһәр халкы яздан көзгә кадәр шунда яши, шуннан эшкә йөри – кем электричкага чыга, кем үз машинасы белән.
- 30 елдан артык инде бу участокны алганга, бер әйберебезне дә урлаганнары юк, - диде Фидания.
Фидания һәм Ләбиб Лероновлар гөлбакчада яшиләр. Ике катлы өйне бакча йорты гына димәссең. Участокта мунчага да, оныкларына уен мәйданчыгына да, ял итәргә дә, әлбәттә инде, яшелчә-җимешкә, чәчәкләргә дә урын табылган. Алай гына да түгел, быел тавыклар белән чебиләр дә алып җибәргәннәр. Мәш килә дусларым.
- Хәзер инде бакчада да тавык-чеби асрап булуына без тәгаен төшендек, - ди алар.
Җәйге матур көннәре әнә шулай бакчада уза аларның. Газ плитәсе (баллонлы), электр энергиясе булгач, кайнатма, компот ясау, яшелчә тозлау кебек аш-су эшләре дә шушында гына башкарыла. Бу араларда чебиләрен сую белән мәшгульләр. Аларга кызыгып икенче бер группадашым Энҗе дә чебиләр алган иде. Шулай ук үкенми. 3 әр килолы чеби үстергәннәр. Хәзер киләсе елга план корып яталар.
Бәлки бездә дә җәен шау-шулы шәһәр фатирыннан саф һавалы, утлы-сулы бакчаларына күчеп яисә буш вакытларын шунда уздыручылар бардыр. Ләкин андыйларга караганда әлегә зарланучылар күбрәк очрый шул.
Ирина Апачаева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа