Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре имтихан тотты
Язгы кыр эшләре тәмамлангач, сабанчылар һәм терлекчеләр арасында үз эшенең осталарын ачыклау максатыннан бәйге уздыру районда күркәм традициягә әйләнде. Быел ул 50 нче тапкыр оештырылды.
Күтәрелеш башланды
Бәйге ел саен төрле хуҗалыкларда уздырыла. Соңгы елларда механизаторлар һәм терлекчеләр бер көнне көч сынаша. Быел исә районның авыл хуҗалыгы алдынгыларын «Чишмә» җәмгыяте кабул итте. Район җитәкчелеге бәйге урынын гел алыштырып торуның тәҗрибә уртаклашу, территорияне тәртиптә тотуга этәргеч булуын ассызыклады.
Кояшлы гына башланып киткән дүшәмбе безне яңгырлары белән дә шатландырды. Өстән койса да, беркемнең дә кәефе кырылмады, киресенчә, шифалы яңгырның дәвамлы булуын теләделәр. Чәчү тәмам, хәзер орлыкларның тигез тишелүе, печән, сенажга дигән үләннәрнең куе булып, күкрәп үсүе кирәк.
Терлекчеләр дә, механизаторлар да бу һөнәри бәйгене көтеп ала. Аларга теләктәшлек белдерергә авыллардан халык ансамбльләре дә җыелган иде. Бәйге күңелле мизгелләр белән башланды. Район башлыгы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә туган җирләренә тугрылыклы булып, фидакарьлек үрнәкләре күрсәтеп эшләүләре өчен рәхмәтен җиткерде.
- Терлекчелек өлкәсендә алга китеш күзәтелә. Узган ел гына Токарликов исемендәге хуҗалыкта эшли башлаган сөтчелек комплексында бер сыердан тәүлегенә 25 килограмм сөт савып алалар. Биредә сыер башына туры килгән еллык күләм 8400 килограммнан артып китте. Тагын өч хуҗалык – «Кичүчат», «Чагылтау», «Яңа Михайловка» 5 мең үрен узды. Башкалар да алар үрнәгенә иярә. Бу бик сөендерә, - дип теләкләрен белдерде Айрат Хәйруллин.
Сүз уңаенда, журналистларга биргән әңгәмәсендә район башлыгы үсемлекчелек тармагы алдында да шундый ук бурычлар торуын әйтте. Әлегә уртача уңыш гектарыннан 20-25 центнер тәшкил итә. 40 ар центнер алучылар да бар, әмма алар бармак белән генә санарлык. Агымдагы елда минераль ашламалар күп кайтарылды. Соңгы 10-15 елда алар туфракка моның кадәр күләмдә кертелмәгән булган. Яңгырлы һава торышы, барлык агрочараларның төгәл үтәлүе мул уңыш вәгъдә итә. Амбарлар иген белән тулы булыр дигән фикердә җитәкчелек.
Ак халатлы фидакарьләр
Быел бәйгедә 14 сыер савучы, көтү яңарту буенча 9 технолог катнашты. Терлекчеләрнең күбесе мондый ярышларда бер генә тапкыр имтихан тотмаган. Мисал өчен, Токарликов исемендәге җәмгыятьтән килгән сыер савучы Ирина Миронова фермада 30 елдан артык эшли. Кечкенә чагында әнисенә ияреп йөри торган булган. Аграфена түти, хәзер мәрхүмә инде, 47 ел бозаулар караган.
- Мин 1986 елда эшли башлаган идем. Бүген 50 сыер савам. Иртәнге сәгать өч туларга 15 минутта өйдән чыгып китәбез. Кичке савым бишенче яртыда. Сөт күп булса, үзебезгә дә күңелле. Эш хаклары сөт күләменә дә бәйле бит. Савымчылар бәйгесендә элек тә катнашканым бар. Өченче ел беренче урын алган идем. Мондый ярышлар безгә бик кирәк, көтеп алабыз. Безнең өчен бер бәйрәм, аралашу урыны да ул, - ди Ирина ханым.
Маллар янына ашыгучылар арасында бер ир-ат та бар иде. Ул Яңа Михайловкадан Рүзәл Хаҗиев булып чыкты. Аның да сыер савучы буларак стажы 26 ел икән. Конкурста өченче тапкыр катнашуы. Быел ул өченче урын алды. Сыер саву ир-ат эше түгел дигәннәргә аның җавабы шундый:
- Сыер савучы булып эшләү җиңел түгел. Ул физик көч таләп итә. Шартлар яхшырса да, кул хезмәте кирәк булганнары да бар. Мал астын җыештырырга, улакларга терлек азыгы салырга кирәк. Шуннан уйлап карагыз инде, кемгә җиңелрәк булуын.
Рүзәл Равилович карамагында 55 сыер. Алар үзләре белән сөйләшкәнне, җырлаганны ярата, ди ул да. Бүген аларга үз сыерларын түгел, «Чишмә» хуҗалыгыныкын саварга туры килде. Бәйге дүрт этаптан торды. Башта теоретик белемнәрен тикшерделәр, аннан савым аппаратын сүтеп җыйдылар, сыер сауганнан соң сөтнең чисталыгы билгеләнде. Алай гына да түгел, савымчыларның кием-салымына да таләпләр бар иде. Көтү яңарту буенча технологлар эшенә дә бәя шулай ук дүрт этап баллары буенча бирелде.
Сабанчының уңганлыгы буразнадан күренә
Бу вакытта юлның икенче ягы трактор гөрелтесенә күмелгән иде. 12 сабанчы кыр батыры исеме өчен көрәш башлады. Комиссия тракторларның техник торышына, туфракны эшкәртү сыйфатына бәя бирде. Биредә дә таныш йөзләр очрады. «Актау» механизаторы Искәндәр Салихов быел дүртенче тапкыр үзен сыный. Моңа кадәр призлы урыннар алган булган. Мәмәткә яшь белгеч булып килгән. Кыш көнен техника ремонтлап, фермада эшләп уздырсалар, яз алар өчен үтә җаваплы чор.
- Быел чәчү әйбәт узды. Игеннәр уңса, күңел була. Үзеңнең хезмәтең кергәч, борчылып торасың инде. Иртәнге сәгать 5 тә торып чыгып китәбез, кичкә кадәр эшлибез. Җәй көне печән әзерләү, салам төргәкләү башлана, аннан урак өсте, - ди ул, елмаеп.
Комиссия бәйгегә нәтиҗә ясаган арада үзешчәннәр дә яңгыр дип тормады, концерт программасы белән чыгыш ясады. Азактан җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды, кызыксындыру призлары да бар иде.
Ирина Апачаева
Автор фотолары
Җиңүчеләр
Көтү яңарту буенча технологлар арасында – Равил Вәлиуллин (Токарликов ис.)
Туфракны өстән эшкәртү буенча – Алексей Гурьянов («Агрохимсервис»)
Техник бәйге буенча – Марат Мостафин («Чулпан»)
Туфракны төп эшкәртү буенча – Ян Скиба («Чишмә»)
Машина белән саву операторлары – Нина Бухтеева («Чишмә»)
Машина белән саву операторлары ветераннары арасында – Мария Рубина (Токарликов ис.)
Машина белән саву операторлары арасында абсолют җиңүче - Алия Рәхмәтуллина («Кичүчат»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа