Әлмәт таңнары

Авыл яшьләренең II Форумы катнашучыларны чакыра

Агымдагы елның 18 - 19 февралендә Авыл яшьләренең II Форумы узачак.

Реклама

Чара "2011 - 2015 елларгаТатарстан Республикасы авыл яшьләре" озак сроклы максатчан программа кысаларында Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе тарафыннан уздырыла.

Форумда Программаны гамәлгә ашыру һәм Аграр яшьләр берләшмәсе эшчәнлеге буенча башлангыч йомгаклар ясау, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы яшь белгечләре арасында "Иң яхшы һөнәрче" дигән һөнәри осталык конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү күздә тотыла.

Чара кысаларында авыл өчен әһәмиятле мәсьәләләр буенча эшли торган түбәндәге темаларга секцияләр, түгәрәк өстәлләр оештырылачак: "Авыл җитрлегендә яшьләр инициативаларын үстерү", "Республиканың авыл туризмы өокәсендә яшьләр эшкуарлыгын инновацион үстерү юллары", "Яшьләрдә толерант фикерләүне булдыру һәм экстремистлыкны профилактикалау" һ.б. Авылда яшьләр белән эшләү буенча Бөтенроссия семинарын оештыру һәм үткәрү күздә тотыла.

Форумга республиканың 43 муниципаль районы бүлекчәләре алдынгылары, авыл хуҗалыгын модернизацияләү өлкәсендә инновацион проектлар (идеяләр) конкурсында, "Иң яхшы һөнәрче" дигән һөнәри осталык конкурсында катнашучылар һәм җиңүчеләр, бизнесны планлаштыру нигезләрен өйрәнү буенча вебинар программада катнашучылар, республиканың авыл җирлекләре җитәкчеләре һ.б.лар җыелачак.

http://agro.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: