Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Авыл хужалыгына – 40 миллион сум?

Әлеге мул бәхеттән майлы калҗаны терлекчелекне үстергән алдынгылар алачак.

Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы Татарстанның ит терлекчелеген үстерүгә 40 миллион сумнан артык акча бирә. 2015 елда федераль бюджеттан шушы юнәлеш өчен Татарстан Республикасына 40,2 млн сум күләмендә субсидия бүленде, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

«Ит терлекчелеген үстерү импортны алыштыру мәсьәләләрен хәл итүдә мөһим роль уйный. Ит һәм ит продуктлары белән тәэмин ителү дәрәҗәсе буенча без Илнең азык-төлек иминлеге доктринасының иң чик күрсәткечләренә ирешү графигын ел саен арттырып үтәдек, уртача бер процентка. Хәзер бу эшне тагын да көчәйтәчәкбез», - дип ассызыклады Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров.

Татарстан Республикасы бюджетына субсидияләр ит терлекчелеген үстерү буенча төбәк программасын финанслауга бирелә. Бу юнәлештә Россия Федерациясе субъектларына ярдәм итүнең гомуми күләме 2,375 млрд сум тәшкил итә. Әлеге юнәлештәге төбәк программаларын гамәлгә ашыру ит җитештерү өчен үстерелә торган терлекләр санын 109 мең башка арттырырга ярдәм итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса