Атмосфера корылыгы башлану ихтималы зур
Татарстанда кызу көннәр урнашу белән атмосфера корылыгы башланган.
Бу хәл агымдагы ел өчен аеруча куркыныч. Чөнки май аенда булган кызу көннәр үсемлекләрнең тамыр системасы йомшак булып формалашуга китергән. Хәзер корылык аркасында сабан культураларының өске өлеше начар үсәчәк һәм уҗымнарның бөртекләре формалашу сүлпәнләнәчәк. Шунлыктан игенчеләргә үсемлекләрне төрле ашламалар белән өстәмә тукландырырга кирәк булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа