Картайма әле, авылым, картайма
Фермерлар – авыл тормышына яңа сулыш өрүчеләр, аны яшәтүчеләр, халыкны эш белән тәэмин итүчеләр.
Ару-талуны белмәс әлеге һөнәр ияләре турында сүз чыкканда Әлмәт җирлегендә фермерлык хәрәкәтенә нигез салган «беренче карлыгачлар» – сөләйлеләрне искә алып узмый мөмкин түгел.
Сөләй авылы гомер-гомергә районда үзенең тотрыклы һәм алдынгы авыл хуҗалыгы, хезмәт яратучы кешеләре белән дан тоткан торак пунктларның берсе саналды. 1958 елда биредә Фрунзе исемендәге колхоз оешкан. 1960-1970 елларда хуҗалыкта яңа амбарлар, эре товарлыклы-сөтчелек фермасы төзелә. 1964 елда Әлмәт районы буенча бөртеклеләрнең рекордлы уңышы да нәкъ менә шушы Фрунзе исемендәге колхозда җыеп алына. Хуҗалыкның үз тегермәне була, авыл хуҗалыгы техникасы яңартылып тора, ашлык киптергеч, ферма төзелә, 550 баш мөгезле эре терлек кайтартыла. Авылда пекарняга кадәр ачыла. Ә инде колхозлар таркалган чорда хуҗалык җирләрендә фермерлар ассоциациясе оеша. Аның җитәкчесе итеп 30 ел Фрунзе исемендәге хуҗалык рәисе булып эшләгән данлыклы шәхес Җәүдәт ага Маннанов сайлана. Әлеге ассоциациягә нигездә үсемлекчелек белән шөгыльләнүче һәм мини-фермалары булган сөләйлеләр килеп кушыла. Болар – Рамил Шәйдуллин, Азат Махиянов, Шакирҗан Милаев, Назыйм Хурамшин, Наил Маннапов, Заһир Шәфигуллин, Фәндәс Хәбиров, Вагыйз Заһидуллин.
Шушы көннәрдә фермер Назыйм Хурамшин хуҗалыгында булып кайтырга туры килде. Эше бик тыгыз булуга да карамастан, ул безнең белән сөйләшеп алырга ризалык бирде. Турыдан-туры ындыр табагына юл алдык. Әңгәмәбезне дә эш урыныннан ерак китми – шушында ук кордык.
Назыйм Сөнгать улы Сөләй авылында туып-үскән, шушында мәктәпне тәмамлаган, аннан соң армиягә китеп, өч ел хәрби диңгез флотында – Тын океанда хезмәт итеп кайткан. Колхозда эшләп алганнан соң авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап, агроном белгечлеге алган. Хуҗалыкта агроном булып хезмәт куйган. Фермер хуҗалыклары оешкан чорны искә алганда, ул Җәүдәт Хәким улы Маннановның район фермерлыгын үстерүгә керткән өлеше, тырышлыгы бик зур булуына басым ясады, элеккеге җитәкчеләрне дә хөрмәт белән искә алды.
– Районда фермерлыкны үстерүдә Илдус Вәли улы Гәрәевнең дә тырышлыгы зур булды. Элеккеге район башлыгы, хәзер инде гүр иясе булган Ришат Фазлытдин улы Әбүбакировның безнең өчен һәрчак вакыты табыла, кабинет ишеге гел ачык була торган иде. Үзе исән булса кочаклап үбәр идем, ул безгә шулкадәрле нык ярдәм итте. Кызганыч, ләкин бүгенге җитәкчелеккә андый сыйфатлар хас түгел шул. Фермерлыкка мин үзем 90 нчы елларда үзгәртеп кору чоры башлангач ук кереп киттем. 2001 елның февралендәге җыелышта, үзара сөйләшеп, барлык техниканы, булган милекне бүлештек. Март аенда инде һәркем үз техникасы белән язгы чәчүгә чыкты. Ул вакыйгалардан соң 23 ел узып та китте менә. Хуҗалык таркалганда 13 кеше идек, бүген тугызыбыз исән-имин. Өчесе – Зөфәр Шәкүров, Азат Махиянов һәм Заһир Шәфигуллин вафат булдылар. Аларның эшләрен туганнары, якыннары дәвам итә. Шунысы аеруча хәтердә – ул елларда федераль, республика һәм район бюджетларыннан безгә ярдәм зур иде. Ягулыгын да, ашламасын да бирәләр иде. Соңгы елларда игътибар кимеде. Быел менә аеруча сизелде ул. Субсидия дә булмады. Яшерен-батырын түгел, барысын да үзебезнең көч белән алып барабыз бит. Авылда эшләрдәй кеше дә табып булмый хәзер. Ялынып-ялварып сорасаң да – юк. Менә сезнең каршыга очраган Рәфис дигән егет язын-көзен бик булыша инде. Элек-электән колхоз чорыннан ук бергә хезмәт куйган Фәрит Хәйруллинга да зур рәхмәт. Ярый, эшне алып та бардык ди.
Ә бездән соң җирдә кем эшләр? Менә шул сорау миңа тынгы бирми. Уйлап карагыз, фермерлык эшен – ә ул бит еллар дәвамында туплап ныгытылган әзер бизнес – ышанып тапшырыр кеше юк.
Балалар да кайтып эшләргә әзер түгел. Югыйсә бар нәрсә дә бар – амбарлар, 17 ләп төр техника, җиһазлар да җитәрлек. Милек милек кенә түгел бит әле ул, бинасын да, техникасын да карап, ремонтлап торырга кирәк – анысын да эшлибез. Җитмеш яшемне тутырган чорда шундый уйлар басты әле мине. Сынатырга исәп юк югын. Тагын бер-ике ел эшли алсам, дип тә уйлыйм кайчагында. Бүгенге көндә мин төп үсемлекчелек белән генә шөгыльләнәм. Биш йөз гектар мәйданда җир эшкәртәм, арпа, бодай, арыш, карабодай чәчеп, шуның уңышын җыеп алып көн күрәм. Озак еллар умарта тотам. Монысы инде безнең нәселдән килгән шөгыль. Булдыра алганча тырышабыз шулай. Шәхси хуҗалыгымда ун баш сыер бар. Аның терлекчелеген дә җәелдереп җибәрергә булыр иде – эшләргә кеше юк. Иң авыры шул. Быел һава шартлары да куандырмады. Башта коры булса, аннан тоташ яңгырлар китте, басуларны чүп басты. Чүптән котылырга теләп аерым уңыш җыю алымын да кулланырга туры килде – башта чүпне аударып, киптерәсең, аннан соң гына уңыш җыюга керешәсең. Авыр хезмәт инде. Мин үзем менә утыз еллап авылда депутат булып та торам бит әле. Без, фермерлар, авыл өчен янып торабыз инде, кирәк чакта ярдәмне кызганмыйбыз – кышын юлын чистартырга, язын бакча сөрергә техникасын бүлеп бирәбез. Әле мал тоткан, бакча тоткан кешегә рәхмәт әйтерсең. Күбесе бәрәңге утыртмый бит инде хәзер. Авыл җирлеге башлыгы Ансар Җәүдәт улына да рәхмәттән башка сүз юк, ул бик тырыша, суларны, юлларны гел кайгыртып тора. Мондый егетләр булганда авыл үлмәс кебек. Шулай да эч поша – быел беренче сыйныфка укырга бер бала барган. Уйлап карагыз әле! Ә без укыган заманда бер класста 35 бала идек. Ике класс – «а», «б». Мәктәп беттеме – авыл калырмы, әллә юкмы әле. Элек мәктәптә тракторчылыкка да укыталар иде – анысы да юк. Ник бетерделәр – аңлашылмый. Беркем дә үз баласын авылда калдырырга теләми шул бүген. Эч поша – авыл картая, – дип уй-фикерләре белән уртаклашты Назыйм Хурамшин.
Сөләй фермеры белән сөйләшү барышында авыл тормышына кагылышлы күп темаларны кузгаттык, күп сорауларга җавап эзләдек. Назыйм Сөнгать улының һәрбер сүзе – дөрес, һәрбер фикере –төпле. Ә менә җитмеш яшен тутырып килүенә бер дә ышанасы килмәде. Җиңел гәүдәле, ачык йөзле бу кешегә исәнлек-саулык, сабырлык һәм уңышлар гына теләп калабыз. Мондый егетләр булганда, чыннан да, авыл яши, басуларда икмәге дә күкрәп үсә әле.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа