Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Басуларда эшнең кызган чагы

Бүгенге көндә районда урып-җыю эшләренең 40 проценттан артыгы башкарылган, 43,5 мең тоннадан артык уңыш җыеп алынган.

Август азагы урып-җыю эшләренең иң кызган чоры.

Бөртеклеләрнең уңыш күрсәткеченә килгәндә, ул артык югары түгел – һәр гектардан уртача 30,7 центнер чыга. Уҗым бодае уңышы гектарыннан 33,5 центнер тәшкил итә. Арыш уңышы да быел куандырмый – гектарына 15,7 центнер гына чыга. Эшне иң актив алып баручы хуҗалыклар районда бишәү – бу «Чагылтау» «Агрораздолье» һәм «Союз-Агро», «Ярыш» җәмгыятьләре һәм Н.Е. Токарликов исемендәге АҖ. Эре авыл хуҗалыгы предприятиеләре белән берлектә крестьян-фермер хуҗалыкларында да эш гөрли.

– Техника гына сынатмасын, уңыш алай начар түгел, – ди алар.

Шулай, бүген басуда да, фермада да, ындыр табагында да эш тулы көч белән башкарыла. Уңыш җыюдан тыш, мал азыгын туплау, җир эшкәртү дәвам итә, саламы да пресслана бара. Пар җирләре дә әзер, культивация үткәргәннән соң уҗым культураларын чәчүгә тотыначаклар. Гомумән, эшнең иге-чиге юк әлегә.

Аңлашылганча, Әлмәт җирлегендә урып-җыю эшләре бүген иң актив фазага керде. Тоташ яуган яңгырлар уңыш җыюда бераз тоткарлыклар китереп чыгарды чыгаруын. Басудагы комбайннар гөрелтесе бераз тынып та торды хәтта. Шулай да җәйнең соңгы көннәре һәм сентябрь башы шактый кызу булырга охшаган. Синоптиклар да шуны фаразлый, явымнар да булмаячак дип өметләндерәләр. Бу инде амбарларга икмәк коры килеш озатылачак дигән сүз. Шулай гына була күрсен, көч куеп, тир түгеп үстергәнне югалтуларсыз җыеп алырга язсын. Әлеге эшне башкаручы фидакарь хезмәт ияләре генә исән-сау булсын. Нәкъ менә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең тырышлыгы нәтиҗәсендә республикабыз да, районыбыз да инде күптән үз халкының төп азык-төлек продуктларына булган ихтыяҗын 100 % тан артыгы белән каплый бит. Икенче төрле әйткәндә, аграрийлар тырышлыгы белән кибетләрне һәм суыткычларыбызны көндәлек продуктлар белән тутыру өчен республикабызга да, районыбызга да үз чикләреннән тыш бернәрсә дә кертергә кирәкми, барысын да үзебез, үз җиребездә җитештерәбез. Статистика моны тулысы белән дәлилли. Саннарга килгәндә, ит, сөт, йомырка һәм икмәк буенча тәэмин ителеш, һәр кешегә исәпләгәндә, нормадан 100%тан артыграк, шикәр һәм бәрәңге буенча – 300 % тан артыграк, ә үсемлек мае буенча тәэмин ителеш нормадан 7 мәртәбә артыграк! Кыенлыклар белән исәпләшмичә, үз эшләрен намус белән башкарган, табыннарыбызда азык-төлек муллыгын тәэмин итү өчен тырышкан игенчеләребез, механизаторларыбыз, терлекчеләребез, гомумән, авыл хуҗалыгының барлык фидакарь хезмәтчәннәре яшәсен. Уңыш җыюның иң кызган чорында аларның барысына да ныклы сәламәтлек, бәхет, күтәренке рух, яңа хезмәт җиңүләре теләп калабыз.

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса