Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Әлмәт районында язгы кыр эшләренә әзерлек бара

2 апрельдә авыл хуҗалыгы техникасын карау уздырылды.

Тикшерүдә ТР авыл хуҗалыгы министрлыгы, дәүләт техник күзәтчелеге вәкилләре, авыл хуҗалыгы һәм эшкуарлыкны үстерү идарәсе белгечләре һәм Әлмәт муниципаль районының авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсе башлыгы Шәрәфиев Фәнис Мизхәт улы катнашты.

Тикшерү барышында авыл хуҗалыгы техникасының торышына, ремонт сыйфатына, документациягә, хезмәтне саклау мәсьәләләренә һәм куркынычсызлык техникасына аерым игътибар бирелә.

Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы техникасының әзерлеге 97%. Тракторлар, культиваторлар, дискаторлар, бороннар язгы кыр эшләрен башлау өчен үз сәгатьләрен көтәләр. Фәнис Шәрәфиев билгеләп үткәнчә, кызганычка каршы, күп кенә авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә кадрлар кытлыгы бар. Механизаторлар, сыер савучылар, терлекчеләр җитми.

Язгы кыр эшләрен башлау бу атна ахырына планлаштырылган.

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса