Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чын сөттән ясалган май авызда эри

Санкцияләр чорында импортны алыштыру мәсьәләсе актуальләшә бара.

Үзебездә җитештерелгән сөт, ит продукциясе, яшелчә һәм җиләк-җимеш сыйфатлырак, тәмлерәк, чит илнекеннән файдалырак та бит әле. 

Заманында эшчәнлеген туктаткан предприятиеләрнең соңгы елларда кабаттан тулы көчкә эшләп китүләре аеруча куанычлы күренеш. Шуларның берсе - Әлмәт сөт заводы. Күпләр хәтерлидер, 2011 елда ул эшләүдән туктаган иде. Предприятиене торгызу, заманча җиһазлау өчен күп көч һәм иң мөһиме - финанслар кертү таләп ителгәнлектән, беркем дә бу юнәлештә эшкә алынырга җөрьәт итмәде. Инде бетте, кабат Әлмәт сөт заводы күтәрелмәс, җитештергән продукциясен авыз итә алмабыз, дип көрсенеп туктаган чорда әлмәтлеләргә куанычлы хәбәр килеп иреште - сөт заводына уңган-булган гына түгел, чын мәгънәсендә кыю инвестор килгәнлеге билгеле булды. Илдар Шиһапов эшне тиз тотты. 2019 елның мартында ук бина тәртипкә китерелеп, яңа җиһазларны монтажлау, көйләү, җайлау һәм моңарчы булган производство линияләрен кабаттан торгызу чаралары тормышка ашырыла да башлады. 

Яңартылган сөт комбинаты кыска гына вакыт эчендә беренче продукциясен җитештереп тә 
чыгарды. 

Комбинат үзенең эшчән-леген тәүлегенә 25 тонна сөт кабул итеп эшкәртүдән башлап җибәрде. Июнь башында инде предприятие беренче продукциясен - ак май һәм сыр җитештерде. Шушы вакыттан башлап бүгенге көнгә кадәр комбинат  продукция ассортиментын арттырганнан-арттыра бара. Шуны да билгеләп узарга кирәк, инде 2019 елда ук Әлмәт предприятиесе җитештергән майлылыгы 72,5 процент булган «Крестьянское» һәм 82,5 процентлы «Традиционное» ак майлары, сыр, коры сыр сывороткасы Мәскәү, Удмуртия республикасы һәм Пенза халкының иң яраткан ризыгына әверелде. Әлмәт сөт комбинаты җирле халыкны гына түгел, күрше районнардагыларны да эш урыннары белән тәэмин итте. Баштарак биредә бер сменада 38 кеше генә хезмәт куйган булса, бүген инде эш тәүлек дәвамында өч сменада алып барыла һәм комбинатта 100 дән артык кеше эшли. Шунысы куанычлы, араларында сөт заводының элеккеге тәҗрибәле хезмәткәрләре дә байтак. Валентина Турецкова, Анатолий Тузилов, Алсу Сәлахетдинова, Равил Тимербулатов - шул ышанычлы гвардия вәкилләре. Айгөл Сафина, Алсу Закирова, Ленар Шәрифуллин, Зоя Ташмухамедова, Илнур Сәлахетдинов кебек яшь хезмәткәрләребез белән дә горурланабыз. Хез-мәт хаклары тотрыклы һәм вакытында түләнеп бара. 
Шәһәр һәм район халкын экологик яктан чиста һәм югары сыйфатлы сөт продукциясе белән тәэмин итү максатында комбинат авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә дә бик теләп катнаша. Чыннан да, халык предприятие җитештергән ак майны һәм сырларны бик яратып ала, мактап туя алмый.
Әлмәт сөт комбинатының эшчәнлеге белән якыннанрак танышу өчен без предприятиенең җитештерү цехларында булып кайттык. Бар җирдә чисталык, пөхтәлек хөкем сөрә, эшчеләр ак халатлардан, битлекләрдән, башлары кап-ланган, кулларында перчаткалар. Иркен мәйданнарда шау-гөр килеп җитештерү процессы бара, заманча җиһазлар тулы көченә эшли, икенче яктан инде әзер чималны фасовкалыйлар, тартмаларга тутыралар. Әзер продукция склад киштәләренә урнаштырыла. 

Биредә эшләүче һәркем-нең үз эше, үз җаваплылыгы. Производство бер минутка да тынмый - өзлексез эш бара. Комбинат директоры Эдвард Төхбәтуллин билгеләп узганча, бүгенге көндә предприятие «Голландский» сырының гына 12 төрен җитештерә.  

- Комбинат тәүлегенә 120 тонна сөт эшкәртә. Майлылык күрсәткече 72,5 һәм 82,5 процент булган ак майларны төрле күләмле фасовкаларга салып урнаштырабыз, эремчегебез дә чиста һәм югары сыйфатлы, сөтне сепаратор аша уздырып, сөт өсте ясыйбыз, киптерү юлы белән коры сыворотка җитештерәбез. Югары сыйфатлы продукция җитештерү өчен чималның да шушындый ук сыйфатта булуы мөһим бит. Без бары тик табигый, чиста сөт белән генә эш итәбез, бернинди дә порошоклар кулланмыйбыз. Шуңа күрә дә комбинатыбызда җитештерелгән ак май продукциясе 2021 елда россиякүләм бәйгедә югары бәяләнеп, «Россиянең иң яхшы 100 товары» исемлегенә керде. Әлмәт районыннан күп кенә хуҗалыклар белән эшлибез. Шулар арасында Н.Е. Токарликов исемендәге АҖ, «Союз-Агро», «Кичүчат» җәмгыятьләрен, «Слесарев» КФХсын әйтеп узар идем. Нурлат районының «АгроИнвест», Саба районының «ПМК» хуҗалыклары һәм башкалар да безне сөт белән тәэмин итеп торалар. Әлмәт сөт комбинаты җитештергән продукцияне предприятие каршында эшләүче кибетебездән килеп алырга мөмкин. Моннан тыш «Табыш», «Магнит» кибетләрендә дә алар бар. Санкцияләр чорында бәяләр күтәрелүдән тыш әллә нинди зур кыенлыклар кичерәбез дип әйтә алмыйм. Без үз чиратыбызда җитештергән продукциябезгә бәяләрне йөгәндә тотарга тырышабыз. Бар да беренче чиратта кешеләр өчен, аларның сәламәтлеге өчен эшләнә һәм алга таба да шулай булачак, - дип ассызыклады Эдвард Тәлгатович. 

Әйе, чыннан да, бу шулай. Без моны үз күзләребез белән күреп кайттык. Тәмле сөттән җитештерелгән сыр, май, эремчек туклану өчен генә түгел, сәламәтлек өчен дә бик кирәк бит. Аларның үзебездә җитештерелүе үзе-нә күрә бер горурлык та. Кунакка барганда шуларны кыстырып алып барырга онытмаска гына кирәк. Башкалар да куансын әле Әлмәттә җитештерелгән тәмле ризыкларны ашап. 

Розалия Ситдыйкова, Әлмәт сөт комбинаты 
кибете сатучысы:
- 2020 елның октябреннән биредә эшлим. Иртәнге җидедән кичке җидегә кадәр эшлибез. Кибеткә халык күп йөри, төшке аш вакытында чират җыела. Эштән кайтышлый да, эш-кә барышлый да кереп, май, сыр, эремчек һәм башка төр продукцияне күпләп сатып алалар. Бәяләр кыйбат түгел. Күпләр нигә очсыз дип ап-тыратып та бетерә әле. 

Светлана Чупракова, 
комбинат директо-рының персонал буенча урынбасары: 
- Эшкә урнашырга әлмәт-леләр генә түгел, күрше Сар-ман, Җәлил, Актүбәдән дә киләләр. Хезмәт шартлары яхшы, эш хакы уртача, зар-ланган кеше юк. Төрле шәһәркүләм чараларда катнашабыз, шул ук вакытта үзебез дә акцияләр, бәйгеләр оештырабыз. Планда сөт эшкәртү күләмен тәүлегенә 180 тоннага җиткерү һәм шул рәвешле өстәмә эш урыннары булдыру, коллективны 170 кешегә кадәр җиткерү.

Фәния Фәткуллина, пенсионер: 
- Әлмәт сөт комбинаты җитештергән майны яратып ашыйбыз. Үзебезнеке булгангамы - бигрәк тәмле, авызда эреп китә. Чын май гына шулай эри бит. Инде туганнарыма да гел әйтәм, сөт комбинатын ясадылар, рәхмәт, ипи заводын да ясаучы табылсын иде, дип. Бәлки ипиле дә булырбыз әле. Әлмәтнең тәмле ак мае ягылган ипи белән чәй эчү генә дә ни тора бит. 

Әлфия Слесарева, эшмәкәр:
- Әлмәт халкын сыйфатлы авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итеп тора-быз. Безнең фермер хуҗа-лыгының машинасы үзе-безнең сөт һәм ит продук-циясен төяп дүшәмбе, сишәмбе, җомга һәм шимбә көннәрендә иртәнге сәгать биштә үк кала халкын куандырырга дип юлга кузгала. Шәһәрдә 40 тан артык ноктабыз бар. Безне көтеп торалар,  ә без үз чира-тыбызда халыкка бары тик югары сыйфатлы продукция генә тәкъдим итәбез. 
Шул ук вакытта ничектер тыйнак кына итеп читтә кала алды. Табынга җыелышкач та, кунакларны утыртып бетергәч кенә өстәл артына сыешты. 

Илшат Фәрдиев, 
юстиция өлкән киңәшчесе:
- Әлфис ага минем авылдашым гына түгел, фикердәшем дә иде. Авыл мәктәпләрен тәмамлагач икебез дә бер сукмактан узган кешеләр буларак - ул да, мин дә Әлмәтнең физик культура техникумында белем алдык, бигрәк тә Әлмәттә прокуратурада эшләгән чорда актив аралашып, тәрбия юнәлешендә эшләргә туры килде. Ул мине еш кына мәктәбенә укучылар, ата-аналар белән очрашуга чакыра иде. Мәдәниятле кеше булды. Бу сүзләрдә мөгаллимлек, мәгърифәт мәдәниятен күзалларга кирәк. Укыту-чының төп бурычы гыйлем бирү генә түгел, тәр-бияле шәхес тәрбияләү икәнне белеп, шул максатка лаеклы хезмәт итте. 

Дуслыкның кадерен белде! Бу төшенчәгә тугры калды, үз фикереннән тайпылмады, башкаларга үрнәк булды. Аңа сер сыя иде. Гадәти булмаганча фикерли белде hәм гадәти булмаган карарлар кабул итә алды.   

Арабызда үзе булмаса да, аның турында «иде» дип сөйләргә тел әйләнми - бүген дә каршыңа елмаеп килеп чыгар да, йомшак кына эндәшеп хәл-әхвәл сорашыр, эшең, гаиләң турында кызыксыныр, әлбәттә инде, күңелеңне күтәрерлек яхшы сүз әйтеп узып китәр төсле...

- Кадерлебез Әлфис Хөсәен улы Хуҗинны соңгы юлга озатуда катнашкан, үз өлешен керткән «Татнефть» ААҖ генераль директоры Наил Өлфәт улы Магановка, аның урынбасары Рөстәм Нәбиулла улы Мөхәммәдиевкә, 1 нче номерлы Мирза Таhиров исемендәге лицей коллективына, барлык туганнар, дуслар, күршеләргә зур рәхмәтебезне белде-рәбез,- ди югалту ачысын сабыр күтәрергә тырышкан туганнары.  

Авыр хезмәткә багышланган тынгысыз гомеренең ахырына чаклы Әлфис Хуҗин хезмәттәшләре белән бергә иде. 100 еллык мәктәп тарихында яңа статуста яңа тарих башлаган бу елны да ул туган мәктәбендә булды. 

Әле төзелеш тәмам-ланмаган мәктәпнең төп бинасында (бу тарихи бина урынында калды) узган Соңгы кыңгырау бәйрәмендә ул хөрмәтле хезмәттәшләре, мәктәп укучылары, әти-әниләр каршында мондый сүз-ләрне әйткән иде:
- Менә карап торам да, мондый оҗмах җирне минем әле күргәнем юк иде. Исән чакта да оҗмах бар икән диеп карап утырам. Шундый мәктәптә укып йөрү бәхет түгелме?! 

Рәдифә Ногманова әзерләде


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса