Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Көзге ярминкәләр гөрли башлады

Бу шимбәдә «Спортмастер» кибете каршындагы мәйдан да «колхоз базары»на әйләнә.

Көзге ярминкәләрне шәһәр халкы ел да түземсезлек белән көтеп ала. 

Чагыштырмача арзан бәя белән азык-төлек запасын тулыландырып калу мөмкинлеген беркемнең дә кулыннан ычкындырасы килми. Быелгы яр-минкә беренче тапкыр «Спортмастер» кибете каршындагы зур мәйданда узды. Әлмәт җитештерүчеләреннән тыш бирегә күрше районнардан да фермерлар, эшмәкәрләр байтак килгән иде. Шул рәвешле илледән артык җитештерүче үз продукциясен сату мөмкинлегенә ия булды. Базарга шәһәр халкы нигездә ит, бәрәңге, сөт продукциясе һәм яшелчә алырга килә. Ярминкә барышында әлеге төр продукция мул һәм киң ассортиментта тәкъдим ителде. «Сыйфатлы ит», Н.Е. Токарликов исемендәге җәмгыятьләр, фермер хуҗалыклары итне килограммы 460 сумнан алып 500 сумга кадәр бәя белән саттылар. Мөслим районы җитештерүчеләре елдагыча кош-корт итен күп итеп алып килгәннәр иде. Чирмешәнлеләр исә әлмәтлеләрне хәләл сыер ите белән куандырды. Түбән Камадан алып килгән казылык һәм деликатесларны, Бөгелмәдән алып килгән алманы һәм балны, Әлмәт сөт комбинаты җитештергән май һәм сырларны чират торып алды шәһәр халкы. Актаныш якларыннан килгән бәрәңге дә хуш килде әлмәтлеләргә - ике ГАЗель тиз арада бушады. Сумкаларына Оренбург якларыннан килгән телне йотарлык татлы, хуш исле кавын-карбыз салып кайтып китүчеләр дә байтак булды.  

- Бар да яхшы оештырылган. Урыны да бик отышлы сайланган - Ленин урамыннан ук күренеп тора ярминкә. Ни телисең шул бар, акчаң гына җитсен. Элек Карабаш кәбестәсен алып киләләр иде машина белән, бүген күрмәдек. Кәбестә тозлар чак җитә, аларныкы бигрәк тәмле була иде, көтәбез инде, - диючеләр күп булды. 
Бу турыда без район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән белешергә булдык.

- Әлмәтлеләр борчылмасын, кәбестәне һәм аның берничә төрен киләсе шимбәгә үзебезнең «Яшелчә үзәне» күп итеп алып киләчәк. Моннан тыш җиләк-җимеш тә алып чыгарга вәгъ-дә бирделәр әле, - дип аңлатты идарә җитәкчелеге. 

Районның үзешчән коллективлары да чарадан читтә калмады - ярминкәгә бәйрәм төсе өстәп, мәйданны моңлы да, дәртле дә җырларга күмде. Ярминкәләр декабрьгә кадәр дәвам итәчәк әле, килми калмагыз. 


Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса