Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Кыр кораблары басу иңли

Район кырларында урак тоткарлыксыз, җайга салынган рәвештә бара. Техника җитәрлек, кирәк булганда хуҗалыклар үзара ярдәмләшеп эшли.

Көннәр кояшлы, кызу торса да, җәй буе яумаган яңгырлар хәзер яварга уйлаган, күрәсең. Әле генә кояш кыздыра да, төштән соң яңгыры ишеп китә.

Быел аграрийлар әллә нинди зур уңыш алырбыз дип өметләнмиләр анысы, күпме бар, шунысын җыеп алып өлгерсәк тә ярар иде әле, диләр. Урып-җыю белән беррәттән терлек азыгы әзерләү дәвам итә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе биргән мәгълүматларга караганда, хәзерге вакытта 2582 тонна печән әзерләнгән. План күрсәткеченең 6054 тонна икәнен исәптә тотканда, эш темпларын арттыру сорала. Сенаж салу да акрынрак бара. Быел бу яшел масса 18526 тонна күләмендә әзерләнергә тиеш. Әлегә ул 4163 тонна гына тәшкил итә. Берьеллык үләннәр дә чабылып бетмәгән икән әле.

39085 гектар мәйданны биләп торучы бөртекле культураларны ектыру һәм суктыру эшләре дәвам итә. Хәзерге көндә бөртеклеләр 2321 тонна суктырылган. Бу - көненә 734 тонна суктырыла дигәнне аңлата.
 

Уңыш күрсәткечләренә килгәндә, бөртеклеләрне гектарыннан 17 центнер күләмендә җыеп алалар. Көзге бодай уңышы исә гектарыннан 19 центнерлап чыкса, арпа буенча күрсәт-кеч шактый түбән - гектарына 16 центнер гына туры килә. 290 тоннадан артыграк күләмдә борчак суктырылган. Солы быел район басуларының 820 гектарын, кукуруз 3368 гектарын тәшкил итә, ә сабан бодае 10716 гектар мәйдан биләп тора. Башкарыласы эшләр шактый күләмле, бөтен өмет һава торышының тотрык-лы булуында, ди хуҗалык җитәкчеләре. Синоптиклар бу атнада Татарстанда 35 градуслы эссе көннәр булачак дип тә вәгъдә итәләр әле. Мондый кызуда эшләү авыр булса да, уңышны амбарларга коры килеш кертеп калдыру мөмкинлеге зур. Урып-җыю эшләре белән беррәттән авыл хезмәтчәннәре туфрак эшкәртү белән дә мәшгуль.

 

Бүгенге көндә 13153 гектар мәйданда чиста пар җирләре эшкәртелгән. Басуларны көзге чәчүгә дә әзерлиләр. Хуҗалыкларда урып-җыю звенолары елдагыча бердәм һәм көйле эшли. Хезмәтегез нәтиҗәле була күрсен, игенчеләр.

 

Резеда Исмәгыйлева

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса