Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Коры җәй аграрийларны сыный

Узган елгы җәй матур көннәре, мул яңгырлары һәм шундый ук мул уңышы белән куандырса, быел җәй бик коры килде.

Шул сәбәпле барлык районнарда, шул исәптән Әлмәт җирлегендә дә  гадәттән тыш хәл режимы кертелде.

Мондый режим чәчүлекләрен имини-ятләштергән хуҗа-лыкларга бераз ярдәм итәргә мөмкинлек би-рәчәк. Тик түләүләр көзен генә булачак.  Өченче елгы корылыктан соң бу чарага бик җитдирәк карый башлады аграрийлар. Шулай да иминият компанияләре белән эшләү бик катлаулы, ди алар. «Страховой» хәлләр булып та, түләүләр ала алмый калучылар байтак. Шуңа күрә дә авыл хезмәтчәннәре үз көч-ләренә таяныбрак эш-ләүне кулай күрәләр.

Өлгер кеше - уңган кеше,  диләр халыкта. Шул ук мал азыгы әзерләүне генә алыйк. Быел бит яз үзе иртә, матур килде. Үләннәр дә сусыл булып өлгерде. Май азакларыннан ук витаминлы үләнне чабып, печән әзерләп калдыручылар, сенаж салучылар уңды. «Ярар, иртә бит әле, июнь азак-ларында әзерләрбез, өлгерелер» диючеләр оттырды. 35 градуслы челләдә үләннәр корыды, шул сулыклар, елга тирәләрендә, уйсу урыннарда гына бераз калды калуын. Шуңа да карамастан, бу аграрийларда бик борчу тудырмый, чөнки узган ел мал азыгын ике елга җитәрлек запас белән әзерләп калдырган булганнар. Яңгырлар булмагач, игеннәр дә үсми. Майда салкыннар булу да игеннәр үсешенә зыян салды. Люцерна чәчүчеләр дә быел зур югалтуларга дучар булды. Кырау сукканнан соң күп кенә хуҗалыклар бу культураны кабаттан чәчәргә мәҗбүр булган иде, инде менә хәзер корылык башланды. Әлмәт районы авыл хуҗалыгы тармагы эшчәнлеге буенча алдынгы урыннарны биләп тормаса да, авыл хезмәтчәннәре, фермерлар, эшмәкәрләр  тырышып эшләүләрен дәвам итәләр. Уңыш начар, сөт бәяләре тү-бән дип зарланулар районда  малларның баш санын киметүгә дә сәбәп була алмый. Өченче елны, корылык чорында, мондый хәл күзәтелгән иде күзәтелүен. 2022 ел йомгаклары буенча Татарстан барлык категория  хуҗалыкларда җәмгысе 2 млн тонна сөт җитештерде һәм әлеге күрсәткечләр белән республикабыз Россиядә беренче урын яулады. Бу тарихта беренче мәртәбә күзәтелде. Моңа азмы-күпме  Әлмәт районы терлекчеләренең дә өлеше кергән бит инде.  Бәрәңге җитештерү буенча Татарстан икенче урында, терлек һәм кош ите җитештерү буенча сигезенче, ә йомырка җитештерү буенча тугызынчы урында икән.  Бу - бик яхшы күрсәткечләр генә тү-гел, ә куелган планканы төшерергә ярамаганлыгын, киресенчә җитештерүчәнлекне тагын да арттырырга кирәклеген искәртүче саннар. Авыр вакытта дәүләт ярдәм кулы сузганда субсидия-ләрдән дә һәм башка түләүләрдән дә нә-тиҗәле файдаланып калырга һәм югалтуларга чик куярга  кирәк.

Терлекчелек, игенчелек белән беррәттән Әлмәт җирлегендә яшелчә, җиләк-җимеш үстерүгә дә зур игътибар бирелә бит әле. Республикада гына түгел, россиякүләм билгеле булган «Яшелчә үзәне», «Җиләкле үзән» быел да әлмәтлеләрне мул уңыш белән куандыра. Көннәр яңгырсыз, коры торуы аларга ул кадәрле зыян ки-тергән дип әйтеп булмый, чөнки биредә бар технологияләр дә заманча эшчәнлеккә көйләнгән, су сиптерү мөмкинлекләре дә киң кулланыла.

«Авыл» кооперативы инженеры Зөлфирә Хөсәенова быел 20 гектарлап мәйданда витаминлы салатлар өлгергәнен әйтте. Те-ләге булганнар «Айсберг», «Романо» һәм башка төр салатларны килеп алып китә алалар. 80 гектарлап мәйданны бәрәңге, кишер, берничә төр кәбестә, шул исәптән брокколи һәм төсле кәбестә  кебек яшелчә культуралары биләп тора икән.

- Әлеге уңыш көзен өлгерә һәм без аны шул чорда сатабыз. Бүген әлмәтлеләр карбыз-кавын да килеп алырга мөмкиннәр  бездән. Кооперативыбыз Краснодар крае белән тыгыз элемтәдә эшли. Аларда яшелчә-җимеш өлгермәгәндә, без аларга китерәбез һәм киресенчә, - дип аңлатты Зөлфирә ханым.

«Җиләкле алан»да җиләк сезоны 15-20 июль көннәрендә башланачагы да билгеле булды. Елдагыча, әлмәтлеләр бакча җиләген үзләре дә килеп җыя, җыелганын да килеп алып китә алачаклар. Карлыган да җитәрлек, аны нигездә махсус машина җыя булып чыкты.

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса