Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнарга чыгымнар өлешен каплауга гаризалар кабул итү турында игълан итә

Гаризалар 23 июньнән 7 июльгә кадәр кабул ителә.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнардан савым сыерлары, ана кәҗәләр һәм бер яшьтән зуррак  булган кәҗә бәтиләре тотуга  чыгымнар  өлешен каплау  өчен субсидия түләүгә  2023 елның 23 июненнән 7 июленә кадәр гаризалар  кабул  итү турында  игълан  итә.

Субсидия күләмнәре түбәндәгечә карала: хуҗалыктагы 1 сыерга  – 2 мең сум, 2 сыерга – 3 мең сум,  4 һәм аннан  күбрәк  сыерга  – 4 мең сум,   500 сумга ветеринария чаралары уздыруга шартнамә төзегәндә,  һәр сыерга  өстәмә   300 сум субсидия бирелә.  

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса