Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Авыл булса - яшибез!

Әлмәттә көзге ярминкәләр дәвам итә.

Шәһәр халкы өчен ярминкәләр - кышкылыкка азык-төлек запасы туплау өчен менә дигән мөмкинлек.

Үзебезнең җирлектә һәм күрше-тирә районнарда җитештерелгән экологик яктан чиста бәрәңге, сөт продуктлары, ит, балык, бал һәм башка продукцияне, агач үсентеләрен арзанрак бәядән алу мөмкинлеген бер кешенең дә кулыннан ычкындырасы килми. Азык-төлек ассортименты чыннан да бай. Кишер-чөгендерең, суган-са-рымсагың уңмадымы, бәрәңге уңышы аз булдымы, күңелең нинди төрдәгесен тели - барысын да ярминкәдән ал. Кишернең килограммы базарда 30 сум тирәсе тора. Мал-туар, кош-корт асраучыларга центнерын 1500 сумнан комбикорм да алырга була. 10 литр чиләккә тутырылган бәрәңгенең бәясе исә уртача 300-350 сум чыга.

Итне шәһәр халкы гомер-гомергә кибеттән түгел, базардан ала инде анысы. Ит продукциясен Н.Е. Токарликов исемендәге АҖ һәм Чирмешән якларыннан фермерлар атна саен мулдан алып киләләр. Ярминкә булган көндә итнең килограммын 480 сумнан да сатып алырга була. Базарда ул болай 500 сумнан артыграк тора. Каз түшкәсенең килограммы 700 сум тирәсе чыга. Шул рәвешле өч килолы каз түшкәсе 2100 сумга баса. Шәһәр халкы каз сатып алуны кышка калдырмый, чөнки бәясе артачагын белә. Күпләр аны Яңа ел өстәленә дип алдан ук сатып алып суыткычларына тыгып куялар. Бәлешкә дип эчен-башын алырга теләүчеләр өчен 300 сумнан җыелмалар да тәкъдим итәләр биредә. Бройлер тавыкларын килограммы 300 сумнан биреп җибәрәләр. Авыл хуҗабикәләре атна саен ярминкәгә литры 50 сумнан чын куе сөт тә алып киләләр. Кемнәрдер шул сөт өчен дип кенә дә килә ярминкәгә. Кыйбат та түгел, өч литры 150 сумнан гына чыга бит. Ярминкә көннәрендә 5 литрлы чиләккә тутырылган алманы да 200 сумнан, баланын 250 сумнан сатып алырга була. Кура җиләге дә бар әле хәтта, аның бер килосы 400 сум тора торуын, дүләнәнеке (боярышник) 100 сум, өч литрдан артыграк савытка шыплап тутырылган «Изабелла» сортлы виноградның бәясе бүгенге көндә 300 сум тора. Биш литрлы чиләккә тутырылган опята гөмбәсенең бәясе 500 сум, җирән (рыжик)  гөмбәне исә 600 сумга сатып алырга була. Гөмбәләрне эшкәртергә иренәсең икән, рәхим итеп, инде тозлап, маринадлап куйганын алырга була. Майлы гөмбәнең (маслята) 750 мл лы банкасы - 400 сум тирәсе, ә опятаныкы 450 сум тирәсе чыга. Әлмәтлеләр көзге ярминкәгә махсус бал алырга дип тә киләләр. Балның өч литры - 1000-1200 сум һәм аннан артыгракка чыга. Алай кыйбат түгел. Узган елгы бәяләр дә шул тирә иде. Халык Чупай һәм Ямаш эшмәкәрләре балын аеруча яратып ала. Шушында ук прополисы да, балавыздан әвәләп ясалган шәмнәре дә бар. Ул шәмнәрне кабызып җибәрсәң, бөтен йортка балның хуш исе тарала инде. Кулланган кеше аларның файдасын бик яхшы белә.

Менә шулай, ни дисәң дә, көзге ярминкәләр зур социаль әһәмияткә ия. Ярминкәгә йөрүчеләр кышын, язын яшелчә-җимешкә һәм башка төр продукциягә бәяләр бермә-бер диярлек артачагын, шуңа да аларны көзен күпләп алу күпкә отышлы икәнен яхшы белә. Сакларга да урынын табарга була.

 

Белми, ишетми калганнар өчен кабат искәртеп узабыз - ярминкәләр һәр атнаның шимбә көнендә Әминов урамы ягындагы базарда оештырыла һәм декабрь башларына кадәр дәвам итәчәк әле.

Фәрит Габдрахманов, 69 яшь:

- Мин дә, тормыш иптәшем Фәния дә шушы октябрьдә уздырыла торган авыл хуҗалыгы ярминкәләрен көтеп алабыз. Элек үзебезнең бакчабыз бар иде, анда җиләк-җимешен дә, яшелчәсен дә күпләп утырта идек, олыгайдык, хәзер анда йөр-мибез, балаларның исә вакыты юк. Нәрсә кирәк булса, шушында базарга киләбез. Бүген бәрәңге, суган, кишер, шулай ук сөт, ит сатып алдык әле менә. Бик канәгать калдык.

 

Алия Кәримова, 30 яшь:

- Ярминкә ярминкә инде, бик нык ты-рышсаң, товарның бәясен төшертеп тә алырга була. Шунысы кулай. Кибетләрдәге бәяләрне күрсәң - шаккатмалы бит. Кабакны килограммы 60 сумнан сатып яталар, җылы якларда үскән бананнан да кыйбатрак. Нишләп бераз бәяләрне карамыйлар икән бу сәүдәне күзәтүче органнар, шул ук ФАС бар бит инде. Хезмәт хак-лары артмый, аның каравы азык-төлеккә, шул ук даруларга, бала-чага киемнәренә бәя арта. Менә шушындый ярминкәләр бераз хәлне җиңеләйтеп җибәрә. Рәхмәт оештыручыларга, аеруча авыл кешеләренә, фермерларга шәһәр халкына ярдәмнәре өчен. Авыл булса, яшибез әле!

 

 

Резеда Исмәгыйлева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса