Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Атның даны - егет кулында

Тормыш-көнкүреш дәрәҗәсе никадәрле генә үзгәрсә дә, әллә күпме ат егәрлеге булган техникалар уйлап табылса да, ат «җене» кагылган кешеләребез булуы үзенә күрә зур куаныч.

Алай гына да түгел, төрле ярышларда катнашып, үзебезнең татар атлары токымының данын еракларга ирештерүчеләр булуы зур горурлык.

Татар атларын үрчетү белән шөгыльләнүчеләрнең исемнәрен күпләр белә - бу Лениногорскидан Фәрит Нәбиуллин, Әлкидән Фәнис Бакиров һәм Теләчедән Сәгыйть Гыйниятуллин. Ә менә Габдрахман авылының асыл, уңган-булган егете Илнар Илдар улы Исламов шул татар токымлы атның җитез, чыдам юртак булуын дәлилләгән ат спортчысы. Әле шушы көннәрдә генә ул Әлмәт районы данын яклап «Казан» халыкара ат спорты комплексында уздырылган «Идел буе яшьләре» дип аталган җайдаклар чемпионатында чыгыш ясады һәм лаеклы җиңү яулады. Яшь чемпионыбыз хәзер Мәскәүнең үзәк ипподромында чыгыш ясарга әзерләнә. Биредә инде ул Татарстан Республикасы данын яклаячак. Монысы бер шатлыклы вакыйга булса, икенчесе тагын да куанычлырак. Илнар өчен аеруча көтеп алынган, бик кадерле хәбәр бу. Колын чагыннан ук карап, тәрбияләп үстергән, хәзер инде тугры дустына әверелгән аты да зур ярышларда - Арча муниципаль районында оештырылган «Ат көне» фестивалендә катнашкан. «Дунай» атлы аргамак татар токымлы атлар ярышында Альберт Шәйхетдинов идарәсендә беренче булып килгән.

- Мин «Дунай»ның җиңәчәгенә ышандым. Без моңа озак килдек килүен. «Тайсуган» ат спорты клубына ул яшь ярымлык булып килеп керде. Хәзер инде аңа дүрт яшь. Беренче елларны ул әллә нинди зур нәтиҗәләргә ирешә алмады. Шуңа да карамастан мин «Дунай»га баглаган өмет-ышанычлардан баш тартырга уйламадым да. Атым минем күземә һәрвакыт туры карый иде. Ә туры караган атның чемпион булачагы алдан ук билгеле бит аның. Әйе, чаптарымның үзенә генә хас характеры бар, ул кайвакыт тынгысызланып кызып та, борчылып та китә. Ләкин аның холкында төп нәрсә - җиңүгә омтылыш бар.  Ул - көрәшче. Моны мин бик яхшы тоям. Ул миңа ышана, мин аңа. Атларда кеше акылы бар, әйтә генә алмыйлар, ди иде мин кечкенә чагында күрше бабай. Шул бабай мине атта утырырга, атны ничек дөрес итеп тотарга кирәклеген өйрәтте дә инде.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Еллар узган саен атлар белән хыяллануым көчәйде генә. Интернет челтәрендә алар турында бар белешмәләрне йотлыгып укый, өйрәнә идем. Социаль челтәрдә «Алмакай» дигән аккаунтка юлыктым. Бу төркемгә тап булуыма шулкадәрле шатландым. Күрше Лениногорскидагы «Алмакай» атлар фермасына барып йөри башладым. Беренче ярышларның ничек үткәрелгәнен дә шунда күреп кайттым.

 

Тайсуганда конюшня төзелү минем өчен иң шатлыклы вакыйга булгандыр, мөгаен. Араларны якынайтып, Габдрахманнан Тайсуганга йөри башладым.

Биредәге ат спорты клубына йөри башлагач миңа зур мөмкинлекләр ачылды - Казан, Уфа ипподромнарына юл алдым. Көчле рухлы дустым «Дунай» белән тренировкалар уздыруымны дәвам иттем, атымның күнекмәләрен ныгыттым һәм чыннан да тырышуларым юкка булмады. Өч яшендә «Дунай» әкренләп Сабантуйларда җиңү яулый башлады. Ә менә быел инде ул Кичүчатта сезон ачылуда катнашып беренче булып килде. Хәзер инде юртагым чабышларны алдан көтеп ала. Сиземләү көче зур аның. Зур ипподромнарда чыгыш ясаганда ул көндәшләрен бик еракта - яртышар түгәрәк артта калдырып чаба. Арча районы Яңа Кырлайда чыгыш ясаганда да нәкъ менә шулай эшләгән. Әлбәттә, күп нәрсә ашатудан, тәрбияләүдән тора. Солы ашатып кына аттан чабышкы ясап булмый. Төрле өстәмәләр белән рационнар төзеп, сабый баланы караган кебек карарга туры килә. «Тайсуган» ат спорты клубында барлык шартлар да тудырылган, - дип сөйләде Илнар Исламов.

Чыннан да, барлык таләпләргә туры китереп төзелгән «Тайсуган» ат спорты комплексындагы чисталыкка-пөхтәлеккә игътибар итми мөмкин түгел.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

- Төрле токымлы 160 баштан артык атларыбыз бар. Нигездә авыр йөк атлары, Орловский, Американский, Русский токымнарыннан булган юртаклар да бар. Алар җиде баш. Барысы да Казанда, Уфада уздырылган ярышларда катнашалар. Чабышкы атларыбыз да бик уңышлы гына чыгыш ясыйлар. Понилар да бар әле. Якын-тирә районнардан, шәһәрләрдән, авыл җирлекләреннән безгә атлар карарга дип киләләр. Барыбыз да белә - атлар дәвалау үзлегенә дә ия.

Гәүдәң төз булсын дисәң, атта йөрергә кирәк. Физик мөмкинлекләре чиклән-гәннәр өчен дә бик файдалы бу. Атлар белән күбрәк аралашучыларның тернәк-ләнү мөмкинлеге дә зуррак. Тайсуган җирлегендә үзебезнең район һәм күрше-тирә районнар өчен дә кирәк булган шушындый ат спорты клубы булдырганнары, аны карап, кайгыртып торганнары өчен барысы исеменнән дә Тәхаветдиновлар һәм Җәләевләр гаиләләренә рәхмәт, - дигән теләкләрен юллады клуб директоры Илнур Әхмәтов.

 

Без исә «Тайсуган» ат спорты клубының алга таба да уңышлы гына эшләвен, Илнар Исламовның яңадан-яңа җиңүләр яулавын теләп калабыз.

 

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса