Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Авыл яме, мәҗлес күрке

Каз - авыл халкының аерылгысыз бер өлеше ул. Заманында ана казның бәбкәләр чыгаруын бөтен гаилә бер булып, сөенеп көтеп алганнар.

Гомер-гомергә ана казның урыны иң җылы җирдә, гадәттә, өй эчендә, сәке астында булган. Каз гаиләгә әнә шулай зур шатлык алып килгән. Ә какланган каз, каз итеннән пешкән бәлешне кемнәр генә яратмый икән.

Авыл җирлекләрендә кыз-ларының туена дип, каз мамыгын тутырып мендәр ясаулар, көзен каз өмәләре Әлмәт җирлегендә дә югалмаган икән әле, шуңа куандым. Яңа Кәшер авылында гомер кичерүче Сагдатовлар гаиләсе казны аеруча яратып, җаен белеп үстерә.

- Казларны 2015 елдан бирле үрчетәбез. Иң беренче тапкыр 30 каз алып карадык. Үстерә алырбызмы, юкмы дип бераз борчылырга да туры килде килүен. Тик юкка кайгырганбыз, аллага шөкер, барысы да матур гына үстеләр. Менә шулай, казның тәмен белеп алгач, алдагы елларда тагын да күбрәк кайтарттык. Башта йөз булды, аннан ике йөз, быел инде өч йөзне алдык. 2017 елны сәламәтлегем буенча эштән ялга туктарга туры килде. Хәзер менә тормыш иптәшем Фаиз да пенсиягә чыкты. Йортта кул кушырып утырып булмый бит инде, нинди дә булса бер шөгыль кирәк. Менә шушы казларда таптым мин аны. Казларны үстереп, көзен суйганнан соң, тозлап, ыслап та куябыз, туйларга-никахларга бизәп тә бирәбез.

Җәй буе каз бәбкәләрен сак-лау мәшәкатен бөтен гаилә белән бүлешәбез: үзебез дә, балалар да мәш килеп каз карыйбыз. Ике кызым, бер улым, оныкларым бар. Дүрт катлы әби-бабай без хәзер. Каз үрчетү авыр түгел. Җә-ен кошкайларыбыз яшел үләндә торалар, авыл елгасында коеналар, симертер өчен вакытында һәм бик яхшы итеп ашатырга кирәк, шул гына. Кешеләр бик күп сорыйлар, белгәннәре дә сорый, чит районнардан да киләләр. Казларны инкубаторда чыгармыйбыз, кайтартабыз. Интернеттан карыйбыз - кайсы ошый, шуны алабыз. «Линда» токымлы казлар күңелебезгә аеруча хуш килде. Быел менә Югары Мактамадан алдык, узган ел Азнакайдан китерттек. Алар үзебезнең илнеке, зур булып үсәләр. Аларга икмәк ашатабыз, үзебезнең тегермән бар, шуңарда көрпә тарттырабыз, бодай, арпа ашатабыз казларыбызга. Комбикорм сатып ала башласаң, бик кыйбатка төшә бит. Ә менә көзгә кабак бирә башлыйбыз, кабак бик яхшы симертә казларны. Кабакны махсус блендердан чыгарып ашатабыз. Мул итеп, тәмле итеп ашаган казларыбыз өч килограмм ярымнан алып биш килограммга кадәр авырлыкка җитә. Туйларга шул биш килограммлыларын пешереп, бизәп бирсәк, Яңа ел һәм башка бәйрәмнәргә өч килограмм ярымлыклары бик яхшы була. Кадерләп, бар уңайлыкларын тудырып тәрбиялибез инде кошкайларыбызны. Бакча ягындагы утарыбыз зур, казларга урын иркен. Суя башладык инде. Заказлар килә башлады, - ди Рәмзия Сагдатова.

Рәмзия ханымны тыңлап утырганда каз үстерүнең бер авырлыгы да юк кебек тоела. Бу беренче карашка гына шулай. Мал-туар асраган кеше үзе генә белә инде аның бар нечкәлекләрен. Хуҗалыкта 300 каз өстенә йөз бройлер тавык һәм егермеләп үрдәк тә бар икәнлеге ачыкланды сүз барышында.

- Үрдәкләрне үзебез өчен генә асрыйбыз. Шулай да сораучылар бар. Бу төр кош-кортны күпләп алу турында төптән уйлап караган юк әлегә. Үрдәк күп ашый, шунысы бар. Кош-корт асраудан тыш пилмәннәр, мантыйлар да ясыйм әле мин. Ризыклар хәләл, бик яратып алалар, заказлар күп, - дип өстәде Рәмзия ханым.

Тулы, матур тормыш белән яши Сагдатовлар гаиләсе. 90 нчы елларда зур тырышлык куеп, үз куллары белән салган иркен йортта бар нәрсә дә җитеш. Алма агачыннан ерак төшми, диләр, хак икән. Рәмзия ханымның олы кызы Айгөл заказга тортлар пешерә, кече кызы Гүзәл мәктәптә укытучы булып эшли, ул да аш-суга бик оста. Менә өч хуҗабикә бергәләп заказлар буенча юбилейларга, тантаналы чараларга бәйрәм табыннары әзерләп йөриләр.

- Тормыш безне барыбызны да кыймылдарга өйрәтте. Хәзер инде үзебез дә тик утыра алмыйбыз. Булдыра алганда эшләргә, тырышырга кирәк. Эш агачының җимеше дә бик татлы була бит аның, - дип куйды Рәмзия ханым.

Тырыш, уңган-булган, тормышның ямен-тәмен тоеп яшәүче Сагдатовлар гаиләсенә иминлек, бәхет һәм күңелле мәшәкатьләр генә теләп калабыз. Көзен каз өмәләрендә очрашырга язсын!

 

Резеда Исмәгыйлева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса