Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Әлмәт районы комбайннары парады техниканың урып-җыюга әзерлеген күрсәтте

27 июльдә Әлмәт районында урып-җыю комбайннарын һәм җайланмаларын вакытында һәм сыйфатлы итеп әзерләүне тәэмин итү максатыннан урып-җыю эшләренең башлануын билгеләп үтүче «комбайннар парады» узды.

Парадны ачу тантанасына Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов, дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Рамил Закиров, авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек идарәсе башлыгы Фәнис Шәрәфиев, авыл хуҗалыгы формированиеләре, хезмәт күрсәтүче предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, шулай ук урып-җыюда катнашучы белгечләр килде.

Комиссиягә үз техникасын бүген «Управление ресурсами», «Кичүчат», «Союз-Агро»,  «Чишмә», «Ярыш», Токарликов исемендәге оешмалар күрсәтте.

Парадны ачып, район башлыгы район авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләрен, комбайнчыларны, механизаторларны һәм белгечләрен сәламләде. Ул билгеләп үткәнчә, техника белән эшләгәндә куркынычсызлык техникасын үтәү һәм туфракны эшкәртүне оештыру – иң җитди игътибар бирергә кирәк булган төп моментлар.

 Комиссия әгъзалары урып-җыю техникасының запас комплектлары белән таныштылар. Алар шулай ук һәр комбайн өчен янгын куркынычсызлыгы чаралары булуына да инандылар. Карау барышында комбайннарда ашлык агу мөмкин булган урыннарны тыгызландыруны тәэмин итү һәм аларны контроль суктыру белән герметиклыкка тикшерү мәсьәләләренә зур игътибар бирелде.

Тимур Нагуманов шулай ук ашлык ташу өчен транспорт чараларының әзерлеген тикшерде, белгечләр белән транспортны нәтиҗәле файдалану ысуллары һәм булачак эшләрнең планлаштырылган күләме турында фикер алышты.

Районның урып-җыю техникасының 98% ы техник карау узды һәм уракка әзер. Бу хакта Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Рамил Закиров хәбәр итте.

Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фәнис Шәрәфиев быел игенчеләргә 35 мең гектар мәйданда урып-җыю эшләре башкарасы бар, дип хәбәр итте. Бөртекле һәм кузаклы культуралар чәчүлекләре структурасында: бодай 18 мең га, арпа 11 мең га, солы 1000 га, кукуруз 800 га, карабодай – 1100 га, борчак-вика-1600 га, арыш-1800 га, шулай ук техник һәм май культуралары (көнбагыш, горчица, рапс, торма, берьеллык үләннәр һ. б.) 21600 га мәйданда җыеп аласы бар.

Бүгенге урып-җыю техникасы комплексының һәм ындыр табагы хуҗалыгының урып-җыю кампаниясенә җиһазларының әзерлеген тикшерүгә йомгак ясап, Тимур Дмитриевич, быел уңыш яхшы, хәзер иң мөһиме-аны вакытында һәм минималь югалтулар белән җыеп алу, дип ассызыклады.

 

 

Фото: Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса