Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Мал караганны ярата

Игенчелек белән беррәттән, терлекчелек тармагы да район өчен мөһим юнәлешләрнең берсе булып тора.

Терлекчелек - авыл хуҗалыгы предприятиеләренең ел дәвамында тот-рыклы продукция һәм керем алу чыганагы.

Шуңа да карамастан, районда терлекләрнең баш саны кимү очрак-лары күзәтелү борчуга сала. Узган елның коры килүе игенчелек һәм терлекчелек тармакларында проблемалар китереп чыгарды. Хуҗалыкларда мал азыгы җитешле күләмдә әзерләнә алмады. Шул сәбәпле күп кенә хуҗалыклар алдагы елларга да ышанычларын югалтып, чыгымнарын киметергә булдылар. Ләкин быел бар да яхшы - басуларда бөртекле культуралар матур гына өлгереп килә, үләннәр дә куе, сусыл - җыеп кына өлгер. Малга азык бар икән, ите дә, сөте дә була ди-гән сүз.

Каймак, катык, эремчек, сыр, май яратмаган кеше бик сирәктер. Болар безнең көндәлек тормышта куллана торган төп ризыкларыбыз. Савым күрсәткечләре никадәр югары булса, хуҗалыкның кереме дә шулкадәрле күбрәк икәнен һәркем аңлый. Сыердан сөтне мул алу өчен аны яхшылап ашатырга кирәк. Сыер саву технологиясен генә тү-гел, ашату, азык тарату технологияләрен дә белеп эшләү зарур. Тагын бер мөһим пункт - таналарны тиешенчә, дөрес итеп тәрбияләү. Районның алдынгы зоотехниклары билгеләп узганча, алты айлык вакытта аларның авырлыгы ике йөз кг булырга тиеш икән. Мөгезле эре терлекләрне ашатуда моноазык куллану да савымны арттыра булып чыкты. Аның составында берьеллык һәм күпьеллык үсемлекләр сенажы, ваклатылган печән-салам, кукуруз силосы, чөгендер, рапс, көнбагыш чүбе, катнаш азык һәм микро-, макроэлементлар, хәтта акбур белән тоз да бар.

Районыбызның барлык хуҗалыклары да май аенда ук малларын җәйге лагерьларга күчереп бетерделәр. Хәзерге вакытта алар саф һавада, иркенлектә тәрбияләнә. Сыер-ларның сәламәтлеге җәйге чорда аеруча игътибар сорый. Иң мөһиме - малларның тоякларын карап, вакытында чистартып, кисеп тору кирәк. Артык үсеп киткән тояк-лар сынарга һәм сыерга йөрергә җайсыз булырга мөмкин. Ул ятып кына тора башлый һәм шуның белән 20-30 процентка кадәр сөтен дә югалта. Җәйге чорда бозауларны сак-лау, аларны асрауга махсус коры урыннар билгеләү, ул урыннарны даими җилләтеп, дезинфекцияләп тору да таләп ителә. Әлеге кагыйдәләрнең барысы да хуҗалыкларда үтәлә, дип белдерде безгә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең производство-маркетинг бүлеге начальнигы Илсия Заһитова. 

- Районда 11 авыл хуҗалыгы җәмгыяте, 25 фермер хуҗалыгы эшчәнлек алып бара. Аларда 6999 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуларның 2060 ы - савым сыерлар. Сарыклар - 4298 баш, атларның баш саны 231 гә җитте. Июль аендагы савым күрсәткечләренә килгәндә, бер сыердан аена 3459 килограмм сөт савып алына. Сөт җитештерүне арттыруда потенциал бар. Белгечләр моның өстендә эшли. Район җитәкчелеге үзе дә фермаларга чыга. Аларда кимчелекле урыннарны кисәтә, киңәшләрен бирә. Хуҗалыкларда малларны яңарту, Россиядән өстәмә тер-лекләр кайтарту кебек чаралар да тормышка ашырылып килә. Әле күптән түгел Н.Е. Токарликов исемендәге җәмгыять 352 башмак тана кайтартты, «Кичүчат» хуҗалыгы ике үгез сатып алды. Фермерларыбыз да терлекчелекне үстерүгә зур өлеш кертәләр. Яңалары да барлыкка килде. Шу-ларның берсе - Урсалыдан Мавлонберди Хамроев. Әлеге фермер мөгезле эре терлек алуга грант та отты, - диде Илсия Илдузовна. 

Әйе, маллар - тере җан ияләре бит, алар да караганны ярата. Болар барысы да терлекчеләрдән тора. Шул ук вакытта хуҗалык җитәкчеләре үзләре дә фермаларда хезмәт куючыларга уңайлы эш шартлары булдырып, тырыш хезмәтләрен күрә белсеннәр иде. Тәүлек буе мал арасында, алны-ялны белми эшләүчеләргә түземлелек һәм максатларына ирешүләрен генә теләп каласы килә.

 

 

Резеда Исмәгыйлева

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса