Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Печән өсте ашыктыра

Кояшлы, эссе, матур җәйге көннәр җитү белән авыл халкы  терлек азыгы өчен печән әзерләүгә кереште.

Быел кояшы да, яңгыры да мулдан булганга күрә, үләннәр аеруча сусыл, куе булып
үсте.

Элегрәк авыл җирлек-ләрендә сыерын да, кәҗәсен-сарыгын да күпләп үрчетәләр, ә печән өмәләре уздыру һәрбер авылда күркәм гадәт иде. Авылда әти-әниләре булганнар чираттагы ялларын да шул печән әзерләү вакытына туры китереп алырга тырышалар, туган-тумача шул төп йортта очрашып, эшләп тә, кунак та булып китәләр иде.

Хәзер элеккеге кебек кулына чалгы алып печән чабучылар бик сирәк очрый. Алай да соңгы елларда бензин бәяләре артканлыктан кабаттан чалгы белән чабуга күчмәгәйләре әле. Район хуҗалыкларында исә мал азыгын гомер-гомергә тракторлар белән чаптырып әзерлиләр инде анысы. Үләнне түгәрәкләп тыгызлап тутыра торган тюклау техникасы да һәрбер хуҗалыкта бар диярлек. Иң беренче чиратта малларга шушы төргәкләрдәге печәнне ашаталар, аннан инде сәндрәгә тутырганын. Һәрбер хуҗалык мал санына карап кына түгел, ә шактый запас белән әзерли терлек азыгын.

Әлмәт районы хуҗа-лыкларында бүгенге көндә гомумән алганда җиде меңгә якын баш мал исәпләнә. Аларны исән-имин кышлатып чыгару өчен 40 мең тонналап сенаж, 15 мең тонна силос, 7 мең тонна печән әзерләп калдыру хәстәрен күрергә кирәк. Чабылырга тиешле күпьеллык үлән-нәр мәйданы быел 10163 гектар тәшкил итә. «Чагылтау», «Ки-чүчат», «Беренче май», «Васильевка» җәм-гыятьләрендә һәм фермерлык хуҗалык-ларында бүген эш аеруча актив бара.

Гомуми мәйданны күз   алдында тотканда, хәзергә үлән 3978 гектарда гына чабылган әле. Бу - 39 процент дигән сүз. Сенаж да 5048 тонна гына салынган.

Ләкин борчылырга урын юк - әле җәйнең беренче ае гына узып бара. Бер генә елның да идеаль килгәне юк әлегә, шуңа күрә дә алдагысын уйлап эш итәргә кирәк, дип саный район аграрийлары. Алар белән килешми мөмкин түгел. Әле менә быел да җәй ару гына матур килгән кебек иде, июнь азак-ларында яңгыры да шактый ява башлады, төнлә һава температурасы түбәнәя, алай булгач бит әле аның матур гына тишелгән бөртекле культуралары да җитлекми, яшелчәләре дә үсеп китә алмый интегә. Тәҗрибәле белгечләр терлекчеләргә печәнне бер елга гына түгел, ә кимендә ике-өч елга җитәрлек итеп әзерләп калдырырга киңәш итәләр. Тагын шунысы да бар, терлек азыгының күләме, массасы гына түгел, иң беренче чиратта сыйфаты мөһим. Мисал өчен, люцернаны гына алыйк. Көндез дымлылык 65 процент булса, кичкә таба бу күрсәткеч 55 процентка кадәр төшеп бетәргә мөмкин. Ә бит сенаж ясаганда бу күрсәткечләрнең нормада булуы мөһим. Сенажны дөрес итеп пресслау һәм консервантлар кушып эшкәртү дә зарур. Азыкның сыйфаты юк икән, димәк, сөтнең дә сыйфаты булмаячак. Шуңа да вакытны кулдан ычкындырмау хәерле. Тагын бер мөһим шарт - терлек азыгы сакланачак урыннарны алдан әзерләп кую. Яшел масса кайта башлаганчы ук сенаж базлары чүп-чардан чистартылып, дезинфекцияләнеп куелырга тиеш.

Шулай, терлекчеләр өчен кызу чор хәзер. Һәрбер кояшлы көннең һәр сәгате, һәр минуты кадерле. Печән эскертләре өелеп торган хуҗалыкларның биләмәләре, йорт ишегаллары кырыннан узганда күңел сөенә. Авылга гына хас булган җанга ятышлы матур күренеш шул бу. Димәк, биредә мал җанлы хуҗалар, чын терлекчеләр яши. Берүк көннәре генә матур була күрсен инде. Шулай булса, печәне дә мулдан булыр, малкайлар да тук калыр.

 

 

Резеда Исмәгыйлева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса