Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Җәйнең тәме - җиләктә

Быел җәй бераз соңарып килсә дә, җиләк исе чыга башлады.  Бакча җиләге үстерү белән шөгыльләнүче хуҗалыкларда беренче уңышны җыялар. Җиләге башка елларга караганда шактый күп, тик кояш булмагач бик акрын кызара, ди хуҗалар.

Базарда исә әлегә Краснодар, Волгоград якларында үскән эре, сусыл җиләкләр саталар. Бәясенә килгәндә, бер килограмм җиләкне сортына һәм эрелегенә карап 300-500 сумга сатып алырга була.  

Районыбызның Ямаш авылы янында урнашкан «Җиләкле үзән» биләмәләрендә дә бүгенге көндә уңыш җыюга керешкәннәр. Шушы көн-нәрдә без үзебез дә анда барып, плантацияләр торышын карап, җиләк бәяләре белән якыннан танышып кайттык. Чыннан да, уңыш, күз тимәсен, шәп.

Җиләк басуының ак япма белән капланган рәт араларына кешеләр чүгәләп утырган килеш мәш килеп уңыш җыялар. Күбесе - яшьләр. Каникул вакытында бераз акча эшләү нияте белән бирегә эшкә урнашканнар. Аларның һәрберсе белән махсус килешү дә төзелгән. Эш тәртибен һәркайсы бик яхшы белә, җиләкне беренче, икенче һәм хәтта өченче сортка да бүләләр булып чыкты. Беренче сорт - иң эре, икенчесе - уртача, ә өченчесе - кошлар чукыган яки бөҗәкләр тарафыннан тешләнгәне икән. Аерым палаткада җиләкләр тутырылган тартмаларны кабул итү пункты оештырылган, бригадир ханым җыелган җиләкне үлчәп, махсус дәфтәренә кемнең күпме килограмм татлы җиләк җыйганын язып бара. Биредә бар да төгәл һәм җитди. Кул кушырып яки гәп корып утыручы юк, чөнки күпме эшлисең - акчасы да шулкадәр. Шуңа барысы да тырыша, баш күтәрми эшли дә инде.

«Җиләкле үзән» җәмгыяте директорының җитештерү буенча урынбасары Фаил Булатов билгеләп узганча, җиләк басуларына нигездә ремонтант сортлы рассадалар утыртыла икән.

- Быел без җиләкне 16 гектар мәйданда үстерәбез. Аның Италиядән кайтартылган «Мурано», «Вивара», «Кантус», «Ани» сортлы рассадалары аеруча мул уңыш бирүгә сәләтле. Әйтергә кирәк, җиләк уңышын узган ел утырткан рассадалардан җыябыз әлегә. Санкцияләр булуга да карамастан, быел да Италиядән рассадаларны вакытында алып кайтып өлгердек. Ә җәйге традицион сортлардан «Мармелада», «Ароза» рассадаларын утырттык. Иң беренче булып «Ани» һәм «Вивара» сортлы җиләкләр өлгерде. Карлыган исә 65 гектар мәйданны били. Кура җиләге дә бар, тик зур масштабларда түгел.  Ә җиләккә килгәндә, без аны инде бер атна элек, 22 июньнән үк сата башлаган идек. Тагын бер атнадан «Мармелада» һәм «Ароза» сортларының уңышы көтелә. «Мурано» һәм «Эльсанта», «Фриго» тагын бер ай вакыт узганнан соң өлгерәчәк. Уңыш яхшы, җиләк яратучылар да күп, зарланмыйбыз. Безгә юлны барысы да белә. Тагын бер яңалык - илтеп бирү (доставка) ысулын да эшкә җиктек әле быел. Безгә шалтыратып, аның шартлары турында тулырак мәгълүмат алырга мөмкин. Бәяләргә килгәндә, беренче сортлы эре җиләкнең килограммы 500 сумнан сатыла, икенче сорт җиләк 250 сумнан чыга, - диде җитәкче урынбасары.

Әйе, берәүләр кыйбат дияр диюен. Ашаган белми, тураган гына белә, дигән кебек, шушы җиләкләрне үстерү өчен күпме көч һәм тырышлык салынганын хуҗалар үзләре генә белә торгандыр. Аларга эшләрендә уңышлар гына телибез. Барыбер, орлыгы чит илнеке булса да, үз җиребездә үскән җиләк үзебезнеке була инде.

 

Резеда Исмәгыйлева

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса