Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Мул уңышка өмет итәргә була

Әлмәт районы хуҗалыкларында язгы кыр эшләрен төгәлләделәр. Бу - кызу эшнең башы гына, чиратта - терлек азыгы әзерләү бурычы тора.

Яңгырларга бай яздан игенчеләр ни көтә? Чәчү мәйданнарының торышы нидән гыйбарәт һәм аларны яхшырту өчен яңа алымнар кулланыламы? Бу сорауларга җавапны район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фәнис Шәрәфиев белә.

Быел чәчү кампаниясе апрель урталарында башланды. Майның салкын һәм яңгырлы килүе чәчү эшләренең сузылуына сәбәпче булды. Тик бу авыл хезмәтчәннәренә планлаштырылган эшләрне вакытында башкарып чыгарга комачауламады. Соңгы елларда район хуҗалыклары машина-трактор паркын шактый яңарта алдылар, бу исә барлык эшләрне башкару вакытында чагылыш тапты.

- Чәчү кампаниясе башланганчы сатып алынган запас частьлар юлда бераз тоткарланды. Проблемалар булды һәм алар уңышлы хәл ителде. Алдынгы хуҗалыклар минераль ашламалар белән тәэмин итү турында алдан кайгырту сәбәпле, чәчү вакытында технологияне төгәл үтәргә мөмкин булды, - ди идарә башлыгы. 

Нәтиҗәдә, районның авыл хуҗалыгы пред-приятиеләре тарафыннан 46 мең гектарда бөртекле һәм кузаклы культуралар чәчелде. Шуларның 17200 гектарын техник культуралар били, 1600 гектарда борчак, 1200 гектарда карабодай тишелеп килә.  

- Соңгы елларда без югары маржиналь культураларны - көнбагышны, ашлык кукурузын, рапс һәм карабодайны чәчү әйләнешенә күбрәк кертергә киңәш итәбез. Алар сөт һәм ит җитештерүчәнлекне арттырырга мөмкинлек бирә, шулай ук туфрак составын яхшырта. Быел «Зәй» хуҗа-лыгында беренче тапкыр 720 гектарда җитен чәчелде, аның мае файдалы, шунлыктан аңа ихтыяҗ да күп. Уңышы ничек булыр, күзәтәбез менә, - ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фәнис Шәрәфиев. 

Майның салкын ки-лүен халык уңышка юрый. Өстәвенә, язгы мул яңгырлар да, ни-һаять, туфракны тиешле дым белән туендырды. Сабантуйга кадәр яуганнары туфракта дым запасы булдыруга китерде, ди белгечләр. Шуңа күрә яхшы уңышка өмет итәргә була. Шытымнарның торышы көзен район күләмендә 150 мең тонна уңыш вәгъдә итә. Чагыштыру өчен: узган ел Әлмәт авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре 32 мең тонна уңыш алган булган.

 

Бу елның максаты - узган елгы уңыш дефицитын каплау һәм запас булдыру.

 

- Без мондый һава торышына куанабыз инде, яңгыры да, салкын мае да культураларның торышына яхшы тәэсир итте. Тик чәчү мәйданнарын чүп үләннәр басып китте. Хәзер инде чәчүлекләрне гербицидлар белән эшкәртергә туры киләчәк. Аларга кытлык юк, барлык пес-тицидлар, агрохимикатлар Россиядә җитештерелә, - ди Фәнис Мисхәтович.

Хәзер авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре алдында торган төп бурыч -  терлек азыгы әзерләү. Бүген районда мөгезле эре терлекләрнең гомуми саны 6800 баш тәшкил итә. Аларны кышлату өчен 40 мең тонна сенаж, 15 мең тонна силос, 7 мең тонна печән әзерләргә кирәк. Әмма узган елгы корылыкны исәпкә алып (кайбер хуҗалыкларга терлек азыгын читтән сатып алырга туры килгән), хуҗалыклар үз запасларын ике-өч елга алга тулыландырырга тырышырга тиешләр, ди җитәкче.

 

Сыйфат мәсьәләсен дә онытмау зарур -          кышын сөт күбрәк    булсын өчен барлык шартлар үтәлергә, кирәкле консервантлар кулланылырга тиеш.

 

- Кузаклы азык мәй-даннарын чәчәк атканчыга кадәр чабып салырга кирәк. Сенажны шулай әзерләгәндә терлек азыгы үсемлек аксымнарына бай булачак. Әзерләүне дә тиз тоту хәерле.
Мисал өчен, 2000 тонналы сенаж чокырын өч көннән дә соңга калмыйча салырга кирәк. Бу сенажның сыйфатын сакларга мөмкинлек бирәчәк, - ди җитәкче. 

 

Рәдифә Ногманова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса