Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Кәбестәләр, кыярлар түтәлләргә тулганнар

Әлмәтлеләр үзләрен яшелчә белән тәэмин итәчәк. «Яшелчә үзәне»ндә бүген кызу эш вакыты. Фермерлар кәбестә һәм яшел салат утырту белән мәшгуль.

Кәбестә, күптөрле салатлар, кишер, чөгендер - «Авыл» кооперативына берләшкән Әлмәт районы фермерлары бу төр культураларны үстереп, әлмәтлеләрне кирәкле азык-төлек белән тәэмин итәргә җыена.

Моннан биш ел элек нигез салынган кооператив җитештерә башлаган продукция шулай тиз арада дәүләтнең стратегик заказына әйләнер дип гади халык уйлап та карамаган булгандыр. Баксаң, ул вакытта ук бу ил җитәкчелеге каршында торган мөһим мәсьәләләрнең берсе булган. Шуңа күрә биредә яшелчә саклагыч база төзүгә дә, үсемлекләргә су сиптерү җайланмалары урнаштыруга да дәүләттән субсидия бүлеп бирелә. Өстәвенә, бу проект «Татнефть» компаниясе тарафыннан яклау таба.

Ил җитәкчелеге алдында торган иң мөһим бурычларның берсе - чит илләрдән кертелгән яшелчәләрне үзебездә үстерү. Безнең климат һәм туфрак составы моны эшләргә менә дигән мөмкинлек бирә. 

- Дәүләтнең, баш инвестор һәм заказ бирүче буларак, бурычы - фермерларны бер кооперативка берләштерү һәм алар барысы да бердәм техника базасыннан, су сибү системасыннан һәм үз уңышларын саклау өчен базадан файдалана алырлык мөмкинлек тудыру. Күз алдыгызга китерегез әле, әгәр боларның барысын да фермер үзе сатып ала башласа, аңа нинди капитал кирәк? Шуңа күрә дәүләт тарафыннан мондый эш формасы хупланды. Өстәвенә, алар барысы да урыннарда белгечләрнең бердәм хезмәтеннән һәм логистикадан файдалана ала, бу - продукцияне сату мәсьәләләрен хәл итә, - ди кооператив инженеры Зөлфирә Хөсәенова.

Кооператив 27 фермер һәм предприятиене берләштерә. Һәркемнең үз мәйданнары, аларда игелә торган культуралары да төрле булырга мөмкин. Кемдер теплицада, кемдер ачык һавада үстерүне хуп күрә. Берәүләр кул белән япма астына утыртса, икенчеләре махсус техника ярдәмендә автоматлаштырылган ысулдан куллана.

Шамил Сафиуллинның басулары - кооперативта иң зуры. Кластер оешкач та кызыгып үзен сынап карыйсы иткән. 3 гектар җирне арендага алган да Кытай кәбестәсен утыртып караган. Бүген аның басулары инде 80 гектардан артык мәйдан били, кәбестә, салат, бераз кишер, чөгендер үстерә, быел бәрәңге утыртып карарга булган. Кәбестәне исә 22 гектарга утырткан. Аның сүзләренчә, кәбестә безнең халыкта иң яратып кулланыла торган яшелчә, мисал өчен, узган ел 2 тонна салат үстереп сатылса, кәбестә - 20 тоннадан артып киткән. Бүген биредә кызу эш вакыты - фермерлар көннең аяз булуыннан файдаланып калырга ашыга. Чөнки быелгы яз озакка сузылды, шуңа күрә яшелчә үсентеләрен утырту эше дә бераз соңрак башкарыла. Белгечләр хәтта илнең көньягында да яшелчә утыртуның соңаруын ассызыклый. Хәер, фермерлар үзләре әйтүенчә, һава торышы булса, техника белән проблема юк, хезмәткәрләр эшли.

- Үсентеләрне утыртуга 8-12 кеше җәлеп ителгән, алар, нигездә, ике сменада эшли. Кәбестә утырту эшләрен без 8-6 көн эчендә тәмамлый алабыз. Рассада утырту машинасы бу эшне мөмкин кадәр тиз һәм сыйфатлы итеп башкарырга мөмкинлек бирә, - ди кооператор Шамил Сафиуллин. 

Яшелчә үстерүдә аерым серләр юк. Башта орлык чәчәләр. Аны ярымавтоматлаштырылган, үзебездә җитештерелгән махсус техника ярдәмендә башкарып чыгалар. Шулай җайлы гына итеп берьюлы 144 берәмлек орлыкны чәчәргә мөмкин.

 

 Аннары болар барысы да махсус температура режимы һәм дымлылыгы сакланган теплицага күчерелә - бер теплицага нәкъ 216 мең тамыр сыя, бу, үз чиратында, биш гектар җирне үсенте белән тәэмин итә.

- Элек, кул белән эшләгәндә, бер теплицага 5-6 көн вакыт сарыф ителә иде, хәзер шундый ук күләмне ике көн эчендә башкарып чыгалар. Теплицада яшелчә төренә карап, орлыклар салынган кассеталарны 25 көннән алып 35 көнгә кадәр тоталар. Аннан соң ачык грунтка яки япма астына күчереп утырталар. Калган эш гади - су сибәсе, туфракны йомшартасы, чүп үләннәрдән һәм корткычлардан вакытында арынасы гына. Уңыш өлгереп җиткәнне көтәргә кирәк. Бакчачылардан бердәнбер аерма - җитештерү масштабы, - ди Шамил.  

 

Сүз уңаеннан, ел әйләнәсендә Шамил Сафиуллинда гына да 20 кеше эшли, сезонга хезмәткәрләр саны 40 тан алып 100 кешегә кадәр җитә. Уртача хезмәт хакы 40 мең сум тәшкил итә. Нигездә, Әлмәт һәм Зәй районнарында яшәүчеләр килә, гел бер үк состав. Эшне, әлбәттә, җиңел дип булмый, әмма саф һавада эшләргә яратучылар өчен бер дигән. Һәрхәлдә, ял көннәрендә үзеңә хезмәт терапиясе оештырырга була. Бутадан килеп эшләүче Татьяна Чернова да шул фикердә. Биредә ул икенче сезонын эшли.
 

- Балачагым Казахстанда үтте. Әнием теплица хуҗалыгында эшли иде, аңа ярдәмләшергә йөрдем. Биредә мин үземне балачагыма кайткан кебек хис итәм, - ди ул.  

Галина Литовченко Зәй районы Гулькино авылыннан. Ул да биредә рәхәтләнеп, теләп эшләп йөрүчеләрдән. 

- Безнең кебек авыл халкы өчен шартлар күнегелгән инде: кояш, җил, чиста һава. Күпләре белән узган елны ук танышып, дуслашып калган идем. Пенсиядә булгач, сәламәтлегем рөхсәт иткәч, шатлана-шатлана киләм, түләнгән акчасы да иш янына куш бит, - ди ул. 

 

Рәдифә Ногманова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса