Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Сабанда сайрашыр чак

Яз быел бик матур килә. Басудагы карлар да акрынлап эреп, җирне дымга туендырды.

Район кырларында бүген бик җаваплы эшкә - уҗым культураларын һәм күпьеллык үләннәрне тукландыруга керештеләр.

Н.Е. Токарликов исемендәге АҖ, «Союз-Агро», «Чагылтау», «Кичүчат»  җәмгыять-ләрендә язгы кыр эшләре аеруча тулы куәткә бара. Вакыт бик тиз үтә, озакламый хуҗалыклар сабан культураларын чәчүгә керешерләр.

 

Чәчү быел 67,4 мең гектар мәйданда башкарыла. Уҗым культуралары исә 9,46 мең гектар тәшкил итә. Аларның бүгенге торышы яхшы, шуңа да карамастан, алар һәрдаим тикшерү астында. Хуҗалыкларны сыйфатлы орлыклар белән тәэмин итүдә дә өзеклекләр булмаска тиеш.

 

Районда орлык әзерләүче хуҗалыклар икәү - Н.Е. Токарликов исемендәге АҖ һәм «Ярыш». Минераль ашламалар да җитәрлек кадәр туп-ланган. Бер гектар чәчүлек мәйданга 42 килограмм тәэсир итүче матдә каралган булса, уҗым культураларын ашлауга алар гектарына 35,1 кг күләмендә кертелгән булып чыкты. Монда инде туфрактагы дымның сак-ланганлыгы аеруча мөһим, чөнки минераль ашлама тиз арада шул дым белән бергә үсемлекләргә керә. Шул рәвешле алар ныгып, яшәреп китәләр. 11,8 мең гектар мәйдандагы ачы туфракны известьләү исә быел  0,4 мең гектар мәйданда башкарылачак.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе язгы кыр эшләренә райондагы барлык техниканың һәм тагылмаларның тулы әзер-лектә булуын хәбәр итте. Шуны да ассызыклап узарга кирәк, хуҗалыклар кышка кергәндә үк барлык техникага инвентарьлаштыру үткәреп куйган булганнар. Язга чыгу белән культиватор, тырма, таккычлар машина-трактор парклары каршындагы мәйданчыкларга чыгарып куелган. Тракторлар, чәчкечләрне дә яңабаштан күздән кичереп, соңгы көй-ләү эшләре төгәлләнеп килә. Әлмәт җирлегендәге хуҗа-лыкларда 369 берәмлек трактор исәптә тора, шулар-ның 20 се - чит илнеке. Бөртеклеләрне җыючы 98 комбайн, 102 культиватор, 35 чәчү комплексы, 122 универсаль чәчкеч һәм башка төр техника бар. 

Һәрбер хуҗалыкта машина-трактор паркларын тәртипкә китереп, кирәк булса үзгәртеп корып, гади генә булса да эш шартлары тудыру - яшәеш таләбе. Искелек белән дөньяны алга алып барып булмаганын һәркем белә. Шуңа күрә дә районның күп кенә хуҗалыклары «Росагролизинг»ның ташламалы программаларыннан файдаланырга өлгергән.

 

Мисал өчен, «Союз-Агро» 2022 елда трактор, манипулятор, чәчү комплексы, КамАЗ һәм башка  төяү-бушату техникасын кайтарткан. «Кичүчат» хуҗалыгы исә МАЗ, культиватор һәм азык җыю техникасы сатып алган. Токарликовлылар «Амазон-Кондор» чәчү комплекслы, Гафиятуллин КФХсы фронталь төягечле булганнар.
Ә менә Рафиков Э.Н. КФХсы «Росагролизинг»ның ташламалы программасы
буенча Акрос-585 бөртеклеләрне җыю комбайнын сатып алуга заявка биргән
.

 

Техниканың төзек, каралган булуы белән беррәттән, игенчеләребезнең кәефе дә күтәренке булсын иде дип теләп каласы килә. Алар ел да кыр эшләрен ниндидер дулкынлану белән көтеп алалар бит. Ярый, хәерле сәгатьтә генә булсын. Язгы кыр эшләре - мөһим чор. Әлмәт районы аграрийларына аны хәвеф-хәтәрсез, вакытында һәм сыйфатлы башкарып чыгарга язсын.

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса