Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Яшелчә үзәне»ндә эш кайный

Санкцияләр чорында импортны алыштыру зарурлыгы килеп туды.

Кибеттәге яшелчәләргә, азык-төлеккә бәяләрнең күтәрелүе барыбызны да борчылырга мәҗбүр итә.

Чыннан да, соңгы елларда халык тәмам ялкауланып, бакчасында суган да, бәрәңге дә үстерми башлаган иде бит. Ник дигәндә, кибет киштәләре чит илдән кергән продукция белән тулган - җаның ни тели шуны сайлап ал, бәяләре дә түбән. Әле алар шуның өстенә чип-чиста, ялтырап торалар, матур итеп төрелгәннәр. Тәмнәре төче, витаминлылыклары шикле булса да, кыяфәтләре шәп. Үз җиребездә үстерелгән яшелчә һәм җиләк-җимеш сыйфатлырак, тәмлерәк, чит илнекеннән күпкә файдалырак та бит югыйсә.

Шулай да соңгы вакыттагы сәяси үзгәрешләр күп кенә нәрсәләргә бүтәнчә күзлектән карарга мәҗбүр итте. Кем белә - бу бәлки үзебездә товар һәм азык-төлек җитештерүне үстерү өчен бер этәргеч тә булыр.

Әлмәт җирлегендә яшелчә үстерүче эшмәкәрләр бармак белән санарлык булса да, бар бит әле. Алардан тыш, 2017 елда элеккеге район башлыгы Айрат Хәйруллин инициативасы буенча һәм «Татнефть»нең, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының ярдәме белән булдырылган «Яшелчә үзәне» дигән уникаль проект та уңышлы гына эшләп килә. «Авыл» кооперативын да, аны оештыруда үзеннән зур өлеш керткән Никола Иветичны да белмәгән кеше юктыр, мөгаен. Яшерен-батырын түгел, әле шушы кооператив оешкан чорларда күпләр аның булачагына ышанмаганнар да иде. Кооператив буласы урынга барып, кап-кара җир булып җәйрәп яткан басуны күреп, башларын чайкап торучылар шактый күп булды. Ашаган белми, тураган белә, диләр халыкта. «Яшелчә үзәне»н тотрыклы эшләтеп җибәрү өчен күпме көч, күпме акча һәм тырышлык салынганын аның башлангычында торган җитәкчеләр, белгечләр һәм фермерлар үзләре генә беләдер. Яшелчә бит әле ул су сиптең дә булды дигән сүз түгел. Аны сабый баланы караган кебек тәрбияләргә кирәк. Шул чакта гына ачы хезмәтнең баллы җимешен татырга да була.

«Яшелчә үзәне»ндә яшел-чәләр теплицаларда һәм ачык грунтта үстерелә. 2017 елдан башлап бүгенге көнгә кадәр «Авыл» кооперативында сыйфатлы яшелчәләр үстерү өчен заманча бар мөмкинлекләр дә тудырылган: мелиорация өчен су үткәрелгән, рассада өчен аерым теплицалар төзелгән, туфракны эшкәртү механикалаштырылып, утырту агрегатлары, насослар, фильтрлар урнаштырылган. Биредә шулай ук 3000 тонна сыйдырышлы яшелчә сак-лагыч та бар. Кооперативта бар эшләр дә автоматлаштырылган. Баш агроном Камил Сәхәбиев билгеләп узганча, «Яшелчә үзәне»ндә тамчылап сугаруга өстенлек бирәләр икән. Бу үз чиратында уңдырышлылыкны арттыра, корылыктан сак-лауның ышанычлы чарасы булып тора.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Кооперативны тулы циклда эшләүче предприятие дип тә атарга була. Тәмле, витаминлы яшелчәләр үстерү өчен бары тик сыйфатлы орлыклар алына. Алардан рассада үстерелә, ә аннан соң яшелчәләр барлыкка килә. Алга таба алар кулланучыга озатыла. Алар өчен биредә кишер, чөгендер, кәбестә, шул исәптән пекин кәбестәсе дә, томат, баллы борыч өлгерә. Яшелчәләр ассортименты кулланучыларның соравы буенча елдан-ел арттырыла гына бара. Әйтергә кирәк, кооператив бүген көньяк-көнчыгышның барлык билгеле сәүдә челтәрләре белән дә тыгыз элемтәдә эшли, күрше төбәкләрдәге челтәрләрне  дә яшелчәләр белән тәэмин итә. Әлбәттә, бу иң беренче чиратта кооператив рәисе Ринат Котлы-гильдинның тырышлыгы нәтиҗәсе. Әлмәтлеләр үзләре дә бик ярата биредә үскән яшелчәләрне. «Яшелчә үзәне» продукциясен «Лента», «Магнит», «Сәлам» кибет-ләрендә очратырга була.

Яшелчәләрнең ассортименты белән беррәттән чәчүлек җирләр дә арттырыла. Элегрәк яшелчәләрне 15-20 гектар мәйданда чәч-кән булсалар, бүген инде эшләр 70 гектарда башкарыла. Биредә эшләүчеләрнең күбесе Әлмәттән, Рус Акташыннан һәм Ямаштан. Хезмәт хаклары да яхшы, вакытында түләнеп бара. Яшелчәчеләр өчен бар уңай-лыклар да тудырылган.

«Авыл» кооперативы үзенең киләчәгенә зур өметләр баг-лый. Иң беренче чиратта яшелчә саклау урыны мәйданын арттыру, өстәмә авыл хуҗалыгы техникасын булдыру һәм башка мөһим чараларны тормышка ашыруны планлаштыра. Кооператив әгъзаларының яшелчәчелеккә керткән өлеше зур. Ринат Котлыгильдин үзе дә, җитәкче булганчы, шушы кооперативның иң актив әгъзасы булып торган.

Агымдагы елда «Авыл» кооперативы 100 гектар терри-ториядә кәбестәнең берничә төрен үстерүне планлаштырган булып чыкты. Хәзер инде гади һәм пекин кәбестәсеннән тыш  брокколи, төсле һәм кызыл кәбестә дә үстерәчәкләр икән. Чө-гендер, кишер, суган, бәрәңге дә күпләп чәчеләчәк.

Хөкүмәтебезнең, ниһаять, яшелчәчеләргә йөз белән борылуы, әлбәттә, уңай күренеш. Әле шушы көн-нәрдә Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов республика үзен яшелчә һәм бәрәңге белән тулысынча тәэмин итсен өчен махсус программа кабул итәргә кирәк, дигән тәкъдим белән чыкты. 

- Яшелчәчелек һәм бәрәңге проблемасына тәнкыйть белән карарга кирәк. Якындагы ике-өч елда технологик борылыш, бәрәңге һәм яшелчә җитештерү һәм саклауда үзгәреш булсын өчен, республикада бер килограмм бәрәңгене 50 сумнан сатып алмас өчен программа эшләргә кирәктер. Безнең климат зонасында яшелчәләрнең шундый бәядән сатылуы матур күренеш түгел, - диде депутат ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында.

Амин, шулай булсын. Яз - яшелчә үстерүчеләр өчен бик җаваплы чор. Үзебезнең Әлмәт җирлегендә хезмәт куючы «Авыл» кооперативы хезмәткәрләренә исә бары тик сәламәтлек, тот-рыклы һәм нәтиҗәле эшчәнлек теләп каласы килә. Уңышларыгыз мул, сатып алучыларыгыз күп булсын, яшелчәчеләр!

 

Резеда Исмәгыйлова

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса