Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Әлмәттә киләсе ярминкәдә шикәр сатарга планлаштыралар

Барлыгы шундый биш ярминкә булачак.

Шимбә көнне Әлмәттә беренче авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Мондый ярминкәләр барлыгы 5 булачак, аларны атна саен үткәрергә планлаштыралар. Бу хакта кече һәм урта эшмәкәрлек буенча оперштаб җитәкчесе Андрей Подовалов хәбәр итте.

Ярминкәдә 10 җитештерүче катнашты. Сатып алучыларга үзләре җитештергән бал, яшелчә, җиләк-җимеш, ит продукциясе, май, сырлар тәкъдим иттеләр. Бәрәңге бик тиз сатылып бетте, сөт комбинатының продукциясе дә популяр иде.


Киләсе атнада ярминкәгә шикәр китерү планлаштырыла.

«Бәяләр җайга салынган, алар авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан билгеләнгән. Анда 19 атама бар, аларның һәркайсына сатучыларның бәяләрне арттырмауларын карыйбыз», – дип нәтиҗә ясады Подовалов.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса