Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Маллар тук, уҗымнар нык

Авыл хуҗалыгы тармагында эшнең бер минутка да тукталып торганы юк. Хәзерге вакытта фермаларда иң җаваплы чор - терлекләрне кышлату чоры бара.

Кышкы суык көннәрдә терлекләрне балансланган тукландыру аеруча мөһим шарт булып тора. Борчылырга нигез юк - хуҗалыкларда терлек азыгы җитәрлек әзерләнгән.

Әлмәт районы хуҗалыкларында бүгенге көндә 6878 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Шуларның 2116 сы - савым сыерлар. Иң эре хуҗалыкларның берсе саналган Н.Е. Токарликов исемендәге АҖдә исә хәзерге вакытта 2902 баш мөгезле терлек бар. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хә-бәр иткәнчә, район буенча бер сыердан аена уртача 7110 килограмм күләмдә сөт савып алына. Моннан тыш, фермер хуҗалыклары сарык үрчетү белән дә мәшгуль икән. «Заикин» КФХсында гына да сарыкларның баш саны 1760 ка җиткән. Ләкин шулай да хуҗалыклар әлегә терлекләрнең баш санын күпләп арттырырга ашыкмый. Бу иң беренче чиратта узган елгы корылык белән бәйле.

Терлекчеләр алдында тагын бер әһәмиятле бурыч - бозауларны саклап калу һәм нәсел эшен яхшырту тора. Бу турыда район башлыгы Тимур Нагуманов һәм авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре җитәкчелегендә оештырылган семинарларда еш сөйләп торалар. Хуҗалыклар базаларында узган әлеге очрашуларда сыерларны үзвакытында кап-лату, таналарны каплатуга әзерләү, буаз таналарны бозаулаганчы алдан ук саварга өйрәтү, массаж ясау, кышкы чорда малларда авитаминоз булмасын өчен аларның рационына витаминлы препаратлар, витаминга, бигрәк тә каротинга бай азыклар кертү мәсьәләләре дә күтәрелә.

Кыш - агымдагы ел уңы-шын кайгырту чоры да әле. Хуҗалыклар бүген орлыкларын барлый, җитмәгән очракта читтән кайтарту хәстәрен күрә башлады инде. Алар авыруларга һәм һава шартларына каршы тора алырдай орлык сортларын сайлый. Югары сыйфатлы орлыклар уңышны һәр гектардан  3-4 центнерга арттырыбрак алырга мөмкинлек бирә.

«Россия авыл хуҗалыгы үзәге» дәүләт учреждение-сенең Әлмәт бүлеге хәбәр иткәнчә, 2022 ел уңышы өчен район буенча 8843 тонна бөртекле, бөртекле-кузаклы һәм ярмалы культураларның орлыклары салып калдырылган. Хәзерге вакытта 5939,47 тонна орлык тикшерелгән, 4066,49 тоннасы тиешле таләпләргә туры килә дип табылган. Югары репродукцияле һәм элиталы орлыклар 503 тонна тәшкил итә. Район хуҗалыкларына да орлыкларын калибровкалар вакыт җиткән. Бу орлыкларның дәүләт стандартына туры килүен ачык-лау өчен башкарыла торган чара санала. «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» дәүләт учреждениесенең Әлмәт бүлеге белгечләре хуҗалыклардан шушы биш көн дәвамында сатып алынган орлыкларга булган документларны һәм пробаларны китерүләрен сорыйлар. Бу карантин объектларын ачыклау өчен кирәк.

 

Уҗымнарның торышы да елдагыча контрольдә. Агымдагы ел уңышы өчен район җирләренең 9340,56 гектарында уҗым культуралары чәчелгән булган, шуның 1273 гектарын арыш, 6902,56 гектарын бодай, 1165 гектарын рыжик алып тора.
 

Уҗым культураларының исән-имин кышлап чыгуында кар катламының биек-леге аеруча әһәмияткә ия. Бүгенге көндә ул 32,35 сантиметр. Фитомониторинг йомгаклары буенча, гыйнварның беренче ункөнлегендә көч-ле явым-төшемнәр фонында тотрыксыз температура режимы сакланган. Ләкин борчылырга урын юк. Хәзерге вакытта көзге культуралар чәчүлекләре яхшы хәлдә, шикәр күлә-ме норма чикләрендә, си-рәкләнгән урыннар табигый  сирәкләнеш чикләрендә. Бу исә бөртекле уҗым куль-тураларының бүгенге торышы нормаларга туры килә дигән сүз. 

 

Резеда Исмәгыйлева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса