Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Көзге чәчү - киләсе ел уңышы нигезе

Агымдагы ел авыл хуҗалыгы тармагы өчен бик катлаулы булды. Аномаль корылык нәтиҗәсендә уңыш көтелгәннән күпкә азрак чыкты.

Шул рәвешле аграрийларга киләсе ел уңышы өчен югары сыйфатлы һәм шул ук вакытта корылыкка чыдам орлыкларга өстенлек бирү бурычы куелды.

Әлбәттә, алдагы елда җыеп алыначак уңышның нигезе чәчеләчәк җирнең торышы, минераль ашламалар кертү, орлыкларның тиешле сортлары булу белән нык бәйле.

Татарстанда 2022 ел уңышы өчен 461,3 мең га мәйданда 105,9 мең тонна көзге культуралар орлыгы чәчелгән инде. Бу турыда «Россельхозцентр»ның Татарстан буенча филиалы хәбәр итте. Республикабызда, шул исәптән Әлмәт районында да көзге культуралар чәчү уңышлы гына тәмамлана.

Әлмәт районы хуҗалыкларында исә чәчелгән көзге культуралар мәйданы бүгенге көндә 9236 гектар тәшкил итә. Шуның 1329 гектарын арыш культурасы алып тора. «Рыжик» 1165 гектар мәйданда чәчелгән. Көзге культуралар арасында бодай мәйдан буенча алда бара - бу культура 6742 га мәйданны били.

Шуны да билгеләп узарга кирәк, узган ел белән чагыштырганда оригиналь орлыклар чәчелгән мәйданнар өлеше республика буенча 3% ка кимегән һәм 9% тәшкил иткән.

Хәзерге вакытта югары репродукцияле орлыклар чәчелгән мәйданнарны исәпкә алу бара, аларга га-дәттә оригиналь, элиталы орлыклар керә. Моннан тыш, көзге чорда туфрак әзерләү, туңга сөрү кебек башка эшләр дә җиренә җиткереп башкарыла.

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса