Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Әлмәт районында кошлар гриппын, африка дуңгызлар чумасын кертмәү һәм таралуына юл куймау чаралары турында фикер алыштылар

10 октябрьдә Әлмәт районында гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең видеоконференция режимында утырышы булды.

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең авыл җирлекләре белән эшләү буенча урынбасары Олег Шабалин рәислегендәге утырышта комиссия әгъзалары, предприятие җитәкчеләре, күзәтчелек һәм көч структуралары, район аучылык хуҗалыклары вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары, чакырылган кунаклар катнашты.

Әлмәт муниципаль районы территориясендә авыруларны кисәтү һәм тарату чаралары турында Әлмәт район дәүләт ветеринария берләшмәсе башлыгы Реваль Мөхәммәтҗанов мәгълүмат бирде.

2021 ел башыннан Россия Федерациясе территориясендә 20дән артык тиз таралучы кош гриппы теркәлгән. Россия Федерациясендә кошлар гриппы буенча эпизоотик вәзгыять бүгенге көндә кыргый һәм синантроп кошларның көзге миграцияләре белән бәйле рәвештә катлаулы һәм киеренке булып кала бирә.

Бу елның 4, 5 октябрендә Төмән, Оренбург, Самара өлкәләре һәм Башкортстан Республикасы территориясендә йорт кошлары арасында 7 кош гриппы учагы ачыкланды.

Агымдагы ел башыннан Россия Федерациясе территориясендә 192 дуңгызларның африка чумасы очрагы теркәлгән, аларның 63е кыргый фаунага туры килә, 129 очрагы йорт дуңгызлары популяциясендә булган.

Әлмәт районында авыруларны булдырмау һәм таратуга юл куймау максатыннан берничә чара кабул ителде.

Дәүләт ветеринария берләшмәсе белгечләре шәхси ярдәмче хуҗалыкларны карап йөргәндә хайваннар хуҗалары белән аңлату эшләре алып баралар. Хуҗалыкларга кош-корт һәм дуңгызларны тоту буенча таләпләр язылган хатлар, дуңгызларның африка чумасын булдырмау буенча белешмәлекләр таратыла.

Әлеге авыруларга юл куймау буенча эшнең нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан, Олег Шабалин ветеринария хезмәтләре, авыл җирлекләре, күзәтчелек һәм көч структуралары ягыннан кирәкле барлык чараларны үткәрүне контрольдә тотуны тәэмин итәргә чакырды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса