Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Эсселек аркасында Әлмәттә уңыш ике тапкырга диярлек кимегән

Татарстанның 43 районының 38ендә гадәттән тыш хәл режимы игълан ителде.

Әлмәт районында аграрийлар бөртекле культураларны җыюга керештеләр. Белгечләр борчулы – эсселек аркасында быел уңыш ике тапкырга диярлек кимегән. Республиканың 43 районының 38ендә гадәттән тыш хәл режимы игълан ителде, шул исәптән  Әлмәттә дә. 

Әлмәттә беренче булып кыр эшләренә Токарликов исемендәге хуҗалык хезмәтчәннәре кереште. Алар басуларындагы көзге бодай өлгергән. Быел урып-җыюга эсселек комачаулый. Узган ел предприятие комбайнчылары гектардан 30 центнер уңыш җыеп алган булсалар, быел  гектардан уңыш 20 центнердан кимрәк булган.

«Без тагын да зуррак уңышка өметләнгән идек. Әмма хәзер, бүген бурыч – үскәнне җыеп алу. Уңыш өстендә эшләү мөмкин түгел. Бурыч – кыска вакыт эчендә булганын  югалтуларсыз җыеп алу», - дип билгеләп үтте Токарликов исемендәге хуҗалык җитәкчесе Алексей Грушин.

10 ел элек булган аномаль эсселек игенчеләрне кышка запас ясарга өйрәтте. Әлегә хәл контрольдә. Әмма республика Президенты Рөстәм Миңнеханов Гадәттән тыш хәл режимын игълан итте.

«Безнең авыл хуҗалыгындагылар  кредитлары, лизингы булганнар  банкларга чыга ала. Түләүләрне кичектереп тору өстендә эшләячәкбез. Чәчүлекләрне иминиятләштергән хуҗалыкларга иминият компанияләре ягыннан да ярдәм булачак", - ди районның  авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Фәнис Шәрәфиев.

Ашлык терлек симертүгә тотылачак. Әлмәт районы ит терлекчелегенә түгел, ә сөт терлекчелегенә басым ясый. Шуңа күрә илнең башка төбәкләренә экспортка нәкъ менә сөт бара. Шуның аркасында авыр хәлне җирле җитештерүчеләр генә түгел, чимал җитмәүне инде ерак Пензадагылар да сизәргә мөмкин.

"Белгәнебезчә, кондитер тармагы бик үсеш алган, коры эремчекне дә алар безнең сөт комбинатыннан алалар», – дип өстәде районның  авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәнис Шәрәфиев.

Эшләре начаррак булган предприятиеләр күршеләре белән ярдәм турында килешә ала. Районда мондый килешүләр бар инде. Тик Токарликов исемендәге хуҗалыкта әйтүләренчә, ярдәм кирәк булмаячак – үз запаслары бар. Ә саклар алдыннан яңа уңышны яхшылап киптерергә кирәк.

«Бүгенге көндә дымлылык 18,5%. Безнең өчен бу дәрәҗә яраклы – безнең ашлык киптергеч бар", - дип хәбәр итте Токарликов исемендәге хуҗалык җитәкчесе Алексей Грушин.

Быел урып-җыю кампаниясендә 100дән артык комбайн катнашачак. Кыр эшләре белән беррәттән үгезләр, сыерлар һәм бозаулар кышны кичерә алсын өчен азык базасын әзерләү бара. 30дан артык азык берәмлеге әзерләнгән инде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса