Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Әлмәт аграрийлары ташламалы ягулык алачак

Быел Татарстан аграрийлары 70 мең тонна ташламалы дизель ягулыгы алачак.

Аграрийлардан гаризалар кабул итү һәм килешүләр төзү башланды инде, ә китерү 2021 елның 16 апреленнән башланачак, дигән хәбәр ирештерде шушы көннәрдә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.

Язгы кыр эшләрен башлап җибәргәндә агросәнәгать комплексында хезмәт куючылар өчен бу чыннан да көтеп алынган куанычлы хәбәр. Килешү «Татнефть» компаниясе белән төзелгән. Апрель аенда аграрийлар өчен бер тонна ягулыкның бәясе 48 500 сум тәшкил итәчәк, бу заводларның күпләп сату бәясеннән 4% ка арзанрак.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, бер литрга 0,825 коэффициенты белән исәпләгәндә, аграрчылар өчен дизель ягулыгына бәя якынча 40 сум тәшкил итәчәк, бу АЗСларда уртача ваклап сату бәясеннән (бер литр өчен 47,5 сум) 15,7% ка арзанрак. Авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр өчен ягулык дизель ягулыклары өчен ЕВРО-5 Европа стандартына туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса