Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Малкаем, бәбекәем...

Совет елларында авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче гади хезмәтчәннәр, механизаторлар, терлекчеләр, сыер савучылар, колхоз рәисләре турында фильмнар төшергәннәр.

Кызганыч, хәзерге заманда беркем дә сыер савучы һөнәрендә романтика күрми.

Тик нәрсә генә дисәләр дә, савымчы хезмәте элеккечә үк кадерле, чөнки нәкъ менә алар тырышлыгы белән сөт җитештерүнең беренче этабы башлана. Алга таба әлеге сөттән эремчек, май, сыр, каймак, йогырт һәм күптөрле сөт продукциясе, шул исәптән балалар ризыгы да эшләнә. Бу тәм-томнардан башка тормышыбызны күз алдына китерү дә кыен. Н.Е. Токарликов исемендәге АҖнең товарлыклы-сөтчелек комплексында савылган сөт Чистай, Азнакай, Яр Чаллы якларына һәм Әл-мәт сөт заводына юл ала. Сыйфаты яхшы булганга, бик яратып көтеп алалар хуҗалык продукциясен. Уйлап карасаң, нинди изге эш башкара бит безнең сыер савучы хатын-кызларыбыз.

Язмамның герое - Безрукова Татьяна Александровна Н.Е. Токарликов исемендәге хуҗалыкның алдынгы савымчыларыннан берсе. Товарлыклы-сөтчелек комплексында ул өч ел эшли, Рус Акташыннан килеп йөри. Узган ел дәвамында гына ул 450 тонна сөт сауган. Сыер - акыллы һәм ышанычлы хайван, ди Татьяна. Кешеләр кебек, һәр сөтлебикәнең дә үз холкы бар, мал тыныч, ягымлы булганны ярата. Шуңа сөтне дә мулдан бирә. Һәр сыерның программага кертелә торган номерыннан тыш, исемнәре дә бар икән. Ләкин Татьяна өчен алар барысы да «кызкайлар-бәбекәйләр».

- Безнең фермадагы сыерларның баш саны 846, шуларның 770 е савымныкылар. Тәүлегенә уртача савым бер сыерга 32 литр чыга.

Чиратлап савабыз малкайларны – эш вакыты өч сменага бүленгән. Яңа сыерлар фермага кайтып тора. Әле менә күптән түгел тагын бер партия килде. Бик тиз ияләштек бер-беребезгә. Өйрәнделәр, матур гына саудыралар, бар да яхшы. Күпчелек сөтлебикәләр чит илнеке – алар бик тәртипле, савым вакытын белеп, алдан әзерләнеп, көтеп торалар. Фермабызда классик музыка уйнап тора – аны сыеркайларыбыз бик яратып тыңлый. Сөтлебикәләребезгә массаж да ясыйбыз әле – щеткалы массажер тәүлек дәвамында эшләп тора. Савылган сөтнең майлылыгы 3,7 процент тәшкил итә. Шуны да әйтергә кирәк, эшебез бер караганда механикалаштырылган булса да, икенче яктан игътибар сорый. Сыер савылып бетмәскә яки аппарат ычкынып китәргә мөмкин. Без төркемдәге савымчы кызлар белән һәрчак үзара ярдәмләшеп эшлибез. Күреп алабыз икән – йөгереп килеп җитешсезлекне төзәтәбез. Төркемдә дүрт кеше. Товарлыклы-сөтчелек фермасында барлыгы 18 кеше хезмәт куя. Эшебез барыбер авыр, сигез сәгать аяк өстендә бит. Кайчагында, эх, тагын да җиңеләйтәсе иде бу эшне, дип уйлыйсың. Кнопкага гына басып эшли торган юдыргычлар булсын иде, дип тә хыялланасың. Болай бит савымга баскан һәрбер сыер артыннан барыбер шланг белән чистартып, җыештырып йөрергә туры килә. Ә болай бар да яхшы, механикалаштырылган, чиста, пөхтә, хезмәт хаклары әйбәт, премияләр дә булып тора, - ди Татьяна Александровна.

Шулай гына булсын инде - хезмәт хаклары җитеш, эшләре уң, сөтләре мул, ә малкайлары көр генә була күрсен берүк. Уңышлар сезгә, сыер савучы кызлар, ханымнар!

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса