Теләк барда эш карышмый
Фермер булу – иң авыр һәм җаваплы хезмәтләрнең берсе. Элегрәк «фермер» сүзен бик саклык белән генә телгә алган булсалар, бүген башкачарак.
Ник дигәндә, республикадагы азык-төлекнең 50 проценты нәкъ менә КФХлар һәм шәхси хуҗалыклар тарафыннан җитештерелә.
Авыл хуҗалыгында тырышып эшләүче бу кешеләр барыбызның да күңелендә зур ихтирам һәм соклану хисләре уята. Фермерлар – чын мәгъ-нәсендә борынгыдан, әби-бабаларыбыздан килгән крестьян традицияләрен саклап килүчеләр алар. Крестьян-фермер хуҗалыклары исә бүгенге көн-дә халыкны азык-төлек белән тәэмин итеп кенә калмый, күптөрле социаль бурычларны да тормышка ашыра: кыш көннәрендә юлларны чистарта, шәхси хуҗалыкларны терлек азыгы белән тәэмин итә, эш урыннары булдыра. Моннан тыш, алар авыл җирлегендә уздырылган барлык чараларның спонсорлары да әле.
Нәрсә генә дисәң дә, еллар дәвамында фермерлар җир сөреп, сыер саварга гына түгел, җитештергән продукцияләрен эшкәртергә дә өйрәнде. Дәүләт үзенчә аларга ярдәм кулы суза – төрле программаларда катнашырга мөмкинлек бирә. Шуларның берсе – шәхси хуҗалыклар өчен «Агростартап» программасы. Гаилә фермаларын һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативын үстерү программалары да эшли. Ләкин шунысы бар, әлеге грантларны һәркем ала алмый – бары 60% заявкалар гына җиңә, калганнарга берни тәтеми. Бу инде дәү-ләт ярдәме фермерларга җитәрлек дәрәҗәдә күрсәтелмәвен дәлилли.
Татарстанда фермерлык хәрәкәтенә быел 30 ел тулды. Әлеге юбилейлы дата Әлмәт районы фермерлары үткән юлга, алар башкарган эшләргә нәтиҗә ясау өчен бер сәбәп булып тора.
Районда фермерлык хәрәкәтенә нигез салган «беренче карлыгачлар» – сөләйлеләр. Әйтергә кирәк, бу авыл гомер-гомергә районда үзенең тотрыклы һәм алдынгы авыл хуҗалыгы, хезмәт яратучы кешеләре белән дан тоткан торак пунктларның берсе санала. 1958 елда биредә Фрунзе исемендәге колхоз оешкан. 1960-1970 елларда хуҗалыкта яңа амбарлар, эре товарлыклы-сөтчелек фермасы төзелә. 1964 елда Әлмәт районы буенча бөртеклеләрнең рекордлы уңышы да нәкъ менә Фрунзе исемендәге колхозда җыеп алына. Хуҗалыкның үз тегермәне була, авыл хуҗалыгы техникасы яңар-тылып тора, ашлык киптергеч, ферма төзелә, 550 баш мөгезле эре терлек кайтартыла. Авылда пекарня ачыла.
Колхозлар таркалган чорда, 2001 елда хуҗалык җирләрендә фермерлар ассоциациясе оеша. Аның җитәкчесе итеп 30 ел Фрунзе исемендәге хуҗалык рәисе булып эшләгән Җәүдәт Маннанов сайлана. Әлеге ассоциациягә нигездә үсемлекчелек белән шөгыльләнүче һәм мини-фермалары булган сөләйлеләр килеп кушыла. Болар – Рамил Шәйдуллин, Азат Махиянов, Шакирҗан Милаев, Назыйм Хурамшин, Наил Маннапов, Заһир Шәфигуллин, Фәндәс Хәбиров, Вагыйз Заһидуллин.
Фермер Шакирҗан Милаев, ул елларны искә алганда, авыл кешеләренең киләчәккә бик зур өметләр баглавына басым ясады.
– Җирне үзеңчә эшкәртә башлагач, уңышын алгач, чын мәгънәсендә тәмен тоясың икән – ул вакытта без нәкъ менә шундый хисләр кичердек. Бергәләп буш җирләрне арендага алып, эшкәртә башладык. Ягулык белән орлыклар сатып алып, колхоздан файдаланган техника өчен акчасын түләп бардык. Күпмедер вакыттан соң «акча тәмен» дә сизә башладык. Шуннан Җәүдәт абый Маннанов безгә фермерлык оештырырга кирәк дип киңәш бирде. Җыелышып, карар кылдык та, фермерлык эшенә өйрәнергә Бөгелмә районы Березовкага Камияр Байтемиров (хәзер ул Татарстан фермерлары һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе президенты) хуҗалыгына юл алдык. Башкортстанга барып, аренда подряды нигезләренә дә төшендек. Шуннан Сөләй җирлегендә 17 фермер хуҗалыгы оештырдык. Унҗиденчесе – Саҗидә Газизуллинаның пекарнясы. Ул ипи дә пешерә, эшчеләрне дә ашата иде. Без, шул 16 хуҗалык, колхозның 4 мең ярым гектар җирен эшкәртә башладык. Бүген инде бары тик 11 фермер хуҗалыгы гына калды. Өчесе – Зөфәр Шәкүров, Азат Махиянов һәм Заһир Шәфигуллиннар вафат булды. Аларның эшләрен туганнары, якыннары дәвам итә. 2001 елның февралендә җыелыш җыеп, үзара сөй-ләшеп, барлык техниканы, булган милекне бүлештек. Март аенда һәркем үз техникасы белән язгы чәчүгә чыкты. Ул вакыйгалардан соң 20 ел узып та китте. Җәүдәт Хәкимовичның район фермерлыгын үстерүгә керткән өлеше, тырышлыгы бик зур. Аның хәер-фатихасы белән эшебезне дәвам итәбез.
Бүгенге көндә районның 63 фермер хуҗалыгы бар, алар 20 мең гектарга якын басу җирләрен эшкәртә, Сөләй фермерларына шуның 23 проценты туры килә, – дип сөйләде Шакирҗан Мөхәммәтҗанович.
Җәүдәт Маннанов бүген дә күңеле белән һаман авыл хуҗалыгы тармагы өчен янып-көеп яши. Икмәк үстереп, ит җитештерүче гади авыл кешеләренең хезмәте тиешенчә бәяләнмәвенә, фермерлар саны кимүенә эче поша аның.
– Иң түбән хезмәт хакы һәм бәләкәй пенсия авыл хезмәтчәннәрендә, – ди ул.
Әйе, бу чыннан да шулай. Фермерлар тырышып-тырмашып эшләсә дә, чишелмәгән проблемалар кала әле. Назыйм Хурамшин ягулык мәсьәләсен иң авырткан урын ди. Ташлама белән алу өчен шартлар катгый. Икенчесе – әле дә булса чишелеш таба алмаган «60х40» программасы. Авыл хуҗалыгы техникасы сатып алу программасы буенча яңа трактор һәм комбайнга 40 процент акчаны бюджет бүлеп бирә, ә калган 60 ын җитештерүче үзе түли. Фермерлар бурычка батарга һәм кредит алырга мәҗбүр, ә дәүләттән компенсация озак килми тора. Техника күпчелек чит илнеке һәм бик кыйбат. Искеләрне сатып алып, җыеп, ремонтлап чыгарырга мәҗбүр кайбер фермерлар.
Сөләй фермерлары үстергән икмәкнең кадере булсын иде дигән фикердә. Ел да соляркага, ашламага бәя артып тора, ә менә ипинең бәясе уңышка карап билгеләнә. Тотрыклылык кирәк иде бәяләрдә, ди алар.
– Игеннең җаен иккән белер, арбаның җаен җиккән белер, диләр халыкта. Ә без киләчәктә икмәк бәясенең ничә сум булачагын белмибез. 15 сумнан да ким булмасын иде ул. Яхшы уңыш алыр өчен ашламасын да, чүп үләннәргә каршы агуын да алырга кирәк. Күрәсез, доллар курсы арткан саен бәяләр арта. Бүген без әлегә икмәкне 11 сумнан сатабыз – бу бик аз. Шулай да җитештергән продукцияне сатып җибәрүдә бернинди кыенлыклар юк югын, кызыксыну да зур. Тагын бер зур проблема – эшкә өйрәтеп калдырырга яшьләр юк авылда, төгәлрәк әйткәндә, авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куярга теләүчеләр юк. Күбебез пенсия яшендә, безне алыштырырдай яңа буын кирәк. Шуңа да карамастан, өметне өзмибез. Ишетүебезчә, хөкүмәт җирдә эшләүчеләргә кайгыртучанлык күрсәтергә тырыша, яңа мөмкинлекләр ача. Бүгенге катлаулы һәм тынгысыз чорда барыбызга да сәламәтлек, район хезмәтчәннәренә исә мул һәм җитеш тормыш теләп каласы килә, – ди сөләйлеләр.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа